Хикмәтле бакчада кыяр-кавын да үсә
Шәмәрдәндә яшәүче Илсөяр Кәбирова елның-елында мул уңышлы бакчасы белән тирә-юньне гаҗәпкә калдыра. Ни генә үсми аның бакчасында. Бар кеше дә үстереп ияләнгән яшелчә, җиләк-җимешләрдән тыш, безнең якта моңарчы күренмәгән гибрид яшелчәләр дә тәгәрәшеп ята.
Узган ел райондагы иң зур кабак та аның бакчасында үсте. Кабак бәйгесенә алып килгәч тә, зурлыгын...