Саба таңнары

Сабинский район

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

Хикмәтле бакчада кыяр-кавын да үсә

Шәмәрдәндә яшәүче Илсөяр Кәбирова елның-елында мул уңышлы бакчасы белән тирә-юньне гаҗәпкә калдыра. Ни генә үсми аның бакчасында. Бар кеше дә үстереп ияләнгән яшелчә, җиләк-җимешләрдән тыш, безнең якта моңарчы күренмәгән гибрид яшелчәләр дә тәгәрәшеп ята. Узган ел райондагы иң зур кабак та аның бакчасында үсте. Кабак бәйгесенә алып килгәч тә, зурлыгын...

Шәмәрдәндә яшәүче Илсөяр Кәбирова елның-елында мул уңышлы бакчасы белән тирә-юньне гаҗәпкә калдыра. Ни генә үсми аның бакчасында. Бар кеше дә үстереп ияләнгән яшелчә, җиләк-җимешләрдән тыш, безнең якта моңарчы күренмәгән гибрид яшелчәләр дә тәгәрәшеп ята.

Узган ел райондагы иң зур кабак та аның бакчасында үсте. Кабак бәйгесенә алып килгәч тә, зурлыгын һәм матурлыгын күреп күпләр тел шартлатты. 43 килограмм да 800 грамм авырлыктагы "Красавица" сортлы кабакның эчендә су түгел микән, дип шикләнүчеләр дә булды хәтта. Сортының исеме дә бик туры килеп тора иде шул үзенә. Чыннан да матур: кызгылт-сары төстәге, буын-буынлы зур кабак.

  • Илсөяр апа узган елгы ул зур кабакны нишләттегез?
  • Март аенда турадым мин аны. Орлыкларын утыртырга дип сорап алып китүчеләр дә булды. Без үзебез кабакны бик яратып ашыйбыз. Ә ул кабакны буынлап бүлгәли башлагач 17 өлеш чыкты. Үзебездән артканнарын таныш-белешләргә дә өләштек.
  • Бакчачылык эшенә кайчан керештегез?

-Лаеклы ялга чыккач та бер шөгыль кирәк. Вакыт күп, аннан соң күңелгә рәхәтлек бирә торганын да сайлыйсың бит. Күп катлы йортта яшәгән чагында бу нигездәге йортны дача итеп алган идек. Ул чакта бакчада чирәм җир иде. Иң беренче чияләр аллеясы булдырдык. Шуннан акрынлап утырта башладык. Кыш буе бакча эшләре турындагы газета-журналлар белән танышам. "Моя прекрасная дача" журналын укучылар белән аралашам, хатлар язышабыз. Алар ярдәме белән безнең якта булмаган яшелчә, җиләк-җимешләрнең орлыкларын, үсентеләрен сатып алам. Менә бу "Гигантелла" сортлы җиләкнең өч үсентесен алган идем, шуларны үрчеттем.

  • Ә уңышы ничек, куандырдымы?
  • Бер түтәлдән 15 чиләк җыйдым быел. Җыйганнан соң качып калган бакча җиләкләре әле дә күренә әле түтәлдә. Көзгә кадәр уңыш бирүче "Альпийская", "Ремонтана", "Земклубника", "Александрия" һәм ак җиләк бар. "Альпийская" сортын быел гына алып кайттым. Җир җиләге кебек эрелектә, тәме дә шундый. Киләсе елларга алмагач төпләренә җибәрергә уйлыйм.

Җиләкләрнең мыеклылары, мыексызлары да бар. Хәтта, гөл чүлмәгендә дә муллыклары белән балкып утыралар. Хуҗабикә аларын кышка өйләренә алып керә, тәрәзә төбендә дә җимеш бирүләрен дәвам итәләр. Кирәк кешегә үсентеләрен дә бирә ала.

Илсөяр апаның иң яраткан яшелчәсе - кабаклар. Ул аларның нинди сортларын генә үстереп карамый. Кабакларның кәкере формадагысы да, гитара, грушага ошаганнары да, кабак-спагетти да бар.

- Кабак орлыкларын сайлаганда иң беренче нәрсәгә игътибар итәсез?

- Ел саен кызыклыларын сайларга тырышам. Максатым зур кабак үстереп бәйгеләрдә беренчелеккә чыгу түгел. Кабакларның төрле сортлары барлыгын күрсәтәсем килә. Организм өчен дә бик файдалы бит кабаклар. Мускат кабагын, мәсәлән, чи килеш тә ашарга мөмкин, бик баллы, составында шикәр күп. Аның "Чудо-юдо" дигән сортын да бик яратам. Анысы тышкы яктан нәкъ карбызны хәтерләтә, эче дә кызгылт-тәмле. Орлыгы ачык (голосемянная) кабаклар да бар. Аларның орлыгы кабыклы булмый, чистартып торасы юк. Юып киптерәсең дә көнбагыш кебек ашыйсың гына.

Бакчада тагын бер кызыклы яшелчә төре бар. Кыярларның кавын, карбыз һәм лимон белән кушылмалары. Кыяр формалы яшелчәнең берсеннән кавын тәме килсә, икенчесе карбыз тәмендә, өченчесе лимон кебек. Һәркайсын авыз итеп карадык, кыяр-карбыздан чыннан да карбыз тәме килә. Әлеге яшелчәләр кыяр кебек үсә, өлгерү вакыты җиткәндә формасы, тәме буенча да карбыз, кавын, лимонга әйләнә.

Бу бакчадагы хикмәтләрне санап бетерә торган түгел. Мунчала ясый торган кабакка кадәр бар. Индия, Африкада үстерелүче, дым һәм җылы яратучы люффа әле чәчәккә генә бөреләнеп килә иде. Өлгереп җиткәч махсус технология буенча мунчала ясарга да була икән үзеннән.

Замирә Сәмигуллина.

Автор фотосы.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев