“Бер дулкында” фестивале күпмилләтле халыкларны берләштерде
Мәдәният

“Бер дулкында” фестивале күпмилләтле халыкларны берләштерде

Яшьләр үзәге районда яшәүче төрле милләт вәкилләрен бер мәйданга җыйды

“Яшьлек” белән “Бер дулкында”

"Яшьлек" яшьләр үзәге муниципаль бюджет учреждениесе, Татарстан Республикасы Рәисе Рөстәм Миңнеханов ярдәме белән үткәрелгән ТР Яшьләр эшләре министрлыгының яшьләр  сәясәте учреждениеләре арасындагы грантлар конкурсында откан "Бер дулкында" проектын тормышка ашыруын уңышлы дәвам итә. Бу бәйгедә яшьләр үзәге 1,7 миллион сумлык грант отуга ирешкән иде. 

 Әлеге проект кысаларында, узган атнада Шекше авылының Сабантуй мәйданчыгында милли мәдәниятләр фестивале узды. Аның максаты – мәдәни мирасны саклау, милләтара мөнәсәбәтләрне ныгыту, яшьләрдә төрле халыкларның гореф‑гадәтләренә хөрмәт тәрбияләү. Бу көнне районыбыз  авылларында яшәүче татар, рус, удмурт, чуаш, керәшен, башкорт, мари милләте вәкилләре  тагын бер кат үзләренең бердәм һәм дус халык булуларын күрсәттеләр.

“Әлеге бәйрәм халыкларны берләштерә, җәмгыятьнең рухи баюына һәм тарихи тәҗрибәне буыннан‑буынга тапшыруга ярдәм итә”, – диде катнашучыларны сәламләгәндә Саба муниципаль районы башкарма комитеты җитәкчесе урынбасары Ирек Гарипов.

Фестивальдә Икшермә, Иштуган, Шекше мәдәният йортларыннан, Кырбаш авылы клубыннан килгән ансамбль коллективлары чыгыш ясадылар. Алар мәйданга махсус бизәлгән капка аша үзләренең милли җырларын башкарып керделәр. Һәр коллектив үз халкының мәдәниятен җыр, бию, милли киемнәр, халык уеннары, кул эшләре һәм ризыклары аша тәкъдим итте.

Яшьлек белән
Фольклор коллективлар җырлы-биюле тамаша тәкъдим итте

Милләтләр дуслыгы чыгышларда чагылды 

Безнең фольклор ансамбль 1998 елда оешкан иде. Иҗатыбыз белән райондашларыбыз гына түгел, инде республика тамашачысы да яхшы таныш. Күптөрле фестивальләрдә катнашып лауреат исемнәре алдык, Казанның зур сәхнәләрендә дә чыгыш ясадык. Ел саен удмуртларның традицион Гырон быдтон бәйрәмендә катнашу да безгә зур дәрәҗә. Дини бәйрәм буламы, башка төрле милли чаралармы, бер-беребезне котлап, кунакка йөрешәбез, ярдәм кирәк булганда булышабыз. 

Бөтен авылыбыз белән шулай. Бездә дингә, милләткә бүлешү юк. Репертуарда удмурт халык җырлары гына түгел, русчаны да җырлыйбыз, татарчасын да яратып башкарабыз. Төп максатыбыз әби-бабаларыбыздан калган гореф-гадәтләрне, удмурт мәдәниятен саклап калу һәм буыннан буынга тапшыру,Иштуганның ансамбле җитәкчесе Светлана Иванова.

Бәйрәмгә килүчеләр мәйдан уртасындагы  фотозонада су­рәткә төшә алды. Казаннан чакырылган махсус артистлар бәйрәм кунакларын биетеп, җырлатып күңелләрен күрделәр. Фестивальгә килүчеләр өчен шулай ук күңелле стартлар, волейбол, “Атта чабу”, “Таба белән коймак эләктерү” кебек кызыклы уеннар да оештырылды. Бәйге җиңүчеләренә, махсус милли киемнәрдән әзерләнеп килгән, чыгыш ясаган коллективларга “Яшьлек” яшьләр үзәге директоры Делюс Закиров Рәхмәт хатлары тапшырды.

“Проектны тормышка ашыруда ярдәм итүегез, матур чыгышларыгыз, уеннарыгыз өчен рәхмәт. Гел шулай дус, тату яшәгез, милләтләр арасындагы дуслык дәвам итсен”, - диде ул.

Фестиваль һәр катнашучыга үз халкының мәдәнияте белән горурлану, башка милләтнең традицияләрен хөрмәт итү һәм яңа дуслар табу мөмкинлеге бирде. Саба районында үткәрелә торган мондый чаралар халыклар арасында дуслыкны ныгытуга, яшь буынга милли кыйммәтләрне җиткерүгә һәм районның мәдәни тормышын баетуга хезмәт итә. 

 


Нет комментариев