Саба таңнары

21 октябрь 2013 яңалыклары

  • 21 октябрь 2013 - 11:57
    Саба гимназиясе Сингапур методикасын үзләштерә
    Саба гимназиясе базасында узучы Сингапур методикасын үзләштерүгә корылган тренинг төгәлләнде. Ике көнгә сузылган әлеге тренингны Саба районы информацион-методик үзәк методистлары һәм Сингапурдан килгән Educare компаниясе хезмәткәрләре уздырды.
    505
    0
    0
  • 21 октябрь 2013 - 11:47
    Мишәбаш башлангыч мәктәбе укытучысы сайты - “Җәүһәрләрнең җәүһәре”
    Татар телендә ясалган мәгариф һәм мәдәният өлкәсе белән бәйле интернет-ресурсларны барлау, аларны популярлаштыру, әлеге интернет-ресурс авторларына ярдәм күрсәтү максатыннан, җаваплылыгы чикләнгән "Белем.ру" җәмгыяте инициативасы, Татарстан Республикасы Мәгариф һәм фән министрлыгы, Татарстан Республикасы Мәдәният министрлыгы, Татнетны үстерү фонды һәм күп санлы иганәчеләр ярдәме белән оештырылучы "Белем җәүһәрләре" Бөтендөнья интернет-проектлар бәйгесендә Мишәбаш...
    656
    0
    0
  • 21 октябрь 2013 - 11:03
    Килдебәктә яңа чишмә ачылды [+фото]
    Килдебәк авыл җирлегенең Килдебәк авылы Яр буе урамы, 16а йорты янында шәхси эшмәкәрләр Әшриев Наил һәм Кәримуллин Рафаэльләр тарафыннан яңа чишмә ачылды. Аңа су каршы як яр битендәге чишмәдән полиэтилен торбалар ярдәмендә китерелде. Чишмә шушында ук эшләнелгән ясалма күлгә коя. Әлегә чишмәдә төзү-төзекләндерү эшләре дәвам итә.
    576
    0
    0
  • 21 октябрь 2013 - 10:43
    Кече Шыңар мәдәният йортында юмор остасы, җырчы Рифат Зариповның концерты булып үтте [+фото]
    Кече Шыңар мәдәният йортында юмор остасы, җырчы Рифат Зарипов һәм аның иҗатташ дуслары катнашында зур концерт булды. Программада "Сәйдәш" бию төркеме солистларының дәртле биюләре, якташыбыз, Көек авылы егете Алмаз Латыпов җырлары да зур урын алган иде. Концерт юмор белән үрелеп барды, тамашачыларның кайнар алкышларына күмелде.
    465
    0
    0
  • 21 октябрь 2013 - 09:49
    Шекше авылындагы Мишә елгасы аша салынган күпергә ремонт үткәрелде [+фото]
    Шекше авылындагы Мишә елгасы аша салынган күпергә ремонт үткәрелде. Эшне авыл кешеләреннән торган бригада башкарды. Ремонт эшләре вакытында шәхси транспорт кулланылды.
    523
    0
    0
  • 21 октябрь 2013 - 09:18
    “Балкыш” социаль-тернәкләндерү бүлегендә корбан ашы оештырылды
    "Балкыш" социаль-тернәкләндерү бүлегендә, мөселманнарның изге Корбан гаете уңаеннан, корбан ашы оештырылды. Аш-су корбан итеннән әзерләнде. Рәхмәт йөзеннән корбан ашы Мичән авылы абыстае Сәләхова Сәрия Шәрип кызының догасы белән тәмамланды.
    431
    0
    0
  • 21 октябрь 2013 - 05:33
    Ягымлылыгы белән кешеләр күңелен яулаган мөгаллимә
    Минем сеңлем Миңсылу Тимершык сигезьеллык, Саба урта мәктәпләрен тәмамлап, Казан дәүләт педагогия иститутында югары белем алган. Хезмәт юлын Миңгәр башлангыч мәктәбендә баш­­лый.
    698
    0
    0
  • 21 октябрь 2013 - 04:00
    Кукуруз бүген үк ботка пешереп ашардай сыйфатлы күренә
    Хуҗалыкларда мал азыгы туплау дәвам итә. "Юлбат" авыл хуҗалыгы предприятиесендә дә кышкы чорда терлекләрне асрап чыгар өчен печән, салам, сенаж, силос әзерләп куелган.
    538
    0
    0
Реклама