Саба таңнары

Сабинский район

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

Мишәбаш башлангыч мәктәбе укытучысы сайты - “Җәүһәрләрнең җәүһәре”

Татар телендә ясалган мәгариф һәм мәдәният өлкәсе белән бәйле интернет-ресурсларны барлау, аларны популярлаштыру, әлеге интернет-ресурс авторларына ярдәм күрсәтү максатыннан, җаваплылыгы чикләнгән "Белем.ру" җәмгыяте инициативасы, Татарстан Республикасы Мәгариф һәм фән министрлыгы, Татарстан Республикасы Мәдәният министрлыгы, Татнетны үстерү фонды һәм күп санлы иганәчеләр ярдәме белән оештырылучы "Белем җәүһәрләре" Бөтендөнья интернет-проектлар бәйгесендә Мишәбаш...

Татар телендә ясалган мәгариф һәм мәдәният өлкәсе белән бәйле интернет-ресурсларны барлау, аларны популярлаштыру, әлеге интернет-ресурс авторларына ярдәм күрсәтү максатыннан, җаваплылыгы чикләнгән "Белем.ру" җәмгыяте инициативасы, Татарстан Республикасы Мәгариф һәм фән министрлыгы, Татарстан Республикасы Мәдәният министрлыгы, Татнетны үстерү фонды һәм күп санлы иганәчеләр ярдәме белән оештырылучы "Белем җәүһәрләре" Бөтендөнья интернет-проектлар бәйгесендә Мишәбаш башлангыч мәктәбе укытучысы Шакиров Булат Мәхмүт улы һәм Явлаштау урта мәктәбе укытучысы Шакирова Марсилә Мәҗит кызы катнаштылар. Явлаштау урта мәктәбенең http://marsila.org.ru/ сайты дәрәҗәле исемгә лаек булды. "Белем җәүһәрләре-2013" бөтендөнья интернет-проектлар бәйгесе җиңүчеләрен бүләкләү 14нче октябрь көнне Галиәсгар Камал театры бинасында үтте.

Татарстан Республикасы Дәүләт Советы Президиумы әгъзасы, Мәдәният, фән, мәгариф һәм милли мәсьәләләр комитеты рәисе, Татарстанның халык шагыйре, Татарстанның Г.Тукай исемендәге Дәүләт премиясе лауреаты, бәйгенең жюри рәисе Вәлиев Разил Исмәгыйль улы җиңүчеләргә бүләкләр тапшырды: ТР Мәгариф һәм фән министры Э.Н.Фәттәхов, ТР Мәдәният министры А.М.Сибагатуллин, "Белем.ру" ҖЧҖ һәм Татнетны үстерү фонды директоры Р.М.Гатауллин имзалаган I дәрәҗә грамота, PocketBook "Touch 2" электрон китабы, укыту-тәрбия эшчәнлеге өчен бик файдалы материаллар тупланган китаплар, Г.Камал театрына чакыру кәгазе һәм махсус "IT өлкәсендә белем җәүһәре" билгесе. Шулай ук әлеге бәйгенең финалистларын тәбрикләү тантанасында Бөтендөнья интернет-проектлар бәйгесенең "Белем җәүһәре" исемен ел саен аклап килгән, татар халкының телен, мәгариф һәм мәдәниятен үстерүгә зур өлеш керткәне өчен "Мишәбаш башлангыч мәктәбе укытучысы Шакиров Булат сайты" http://www.meshabash.ru/ "Җәүһәрләрнең җәүһәре" дипломына лаек булды.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев