Саба таңнары
  • Тат Лат
  • 31 октябрь 2013 яңалыклары

    • 31 октябрь 2013 - 10:46
      Казанда яшәүче хатын яшүсмер кызы алдында үз-үзенә кул салган
      Казанның Фучик урамында яшәүче 38 яшьлек хатын-кыз, кызы белән ызгышканнан соң, 9нчы каттан сикерә. Бу хәл аның 14 яшьлек кызы күз алдында була. Яшүсмер әнисен тынычландырмакчы була, аны тәрәзәгә таба җибәрми, ләкин хатын-кыз барыбер үзенекен эшли.
      439
      0
      0
    • 31 октябрь 2013 - 09:37
      “Тургай” приюты балалары “Бердәмлектә, татулыкта яшәргә, иҗат итәргә” проектының йомгаклау очрашуында булып кайттылар
      "Тургай" приюты балалары "Татарстан - яңа гасыр" иҗтимагый үзәге оештырган "Бердәмлектә, татулыкта яшәргә, иҗат итәргә" проектының йомгаклау очрашуында булдылар. Балаларга волонтерлар төрле уеннар оештырдылар. Балаларның рәсемнәреннән күргәзмә оештырылган иде. Дәүләт советы рәисе Фәрит Хайрулловичка балалар үзләре ясаган бүләкләрен бирделәр. Концерт барышында безнең күп милләтле, тату республикада яшәвебезне, китаплар укырга кирәклеге,...
      336
      0
      0
    • 31 октябрь 2013 - 07:28
      Саба футболчылары кабат беренче [+фото]
      Әлки районының Базарлы Матак авылында авыл командалары арасында мини-футбол буенча Татарстан Республикасы Чемпионаты булып үтте. Чемпионатта республиканың 9 районыннан 9 команда катнашты. Саба егетләре ярымфинал уеннарында балтачлылар белән очрашып, аларны 8:3 исәбе белән җиңүгә иреште, финалда исә 10:3 исәбе белән уен хуҗаларын тар-мар итте. Турнирның иң яхшы уенчысы дип Саба...
      435
      0
      0
    • 31 октябрь 2013 - 05:42
      Быел районыбызның 48 егете солдат киеме кияргә тиеш [“Хәрби хезмәткә чакырылучы көне”ннән репортаж]
      Саба мәдәният йортында "Хәрби хезмәткә чакырылучы көне" бәйрәме узды. Күркәм традиция булып киткән чарада призывникларның әти-әниләре, ветераннар, аграр көллият укучылары, кадетлар да катнашты.
      503
      0
      0
    • 31 октябрь 2013 - 05:19
      Сабада "Чын мирас” журналы хезмәткәрләре белән очрашу узды
      29 октябрь көнне Балалар иҗат үзәгенең актлар залында "Чын мирас" журналы хезмәткәрләре белән очрашу булып узды.Әлеге очрашуга Г.Тукай исемендәге Дәүләт премиясе лауреаты, "Чын мирас" журналының баш мөхәррире Илфак Мирза улы Ибраһимов, баш мөхәррир урынбасары, филология фәннәре кандидаты Рамил Гомәр улы Ханнанов, тарихчы, тарих бүлеге мөхәррире Ленар Илгиз улы Гобәйдуллин килгән...
      351
      0
      0
    • 31 октябрь 2013 - 05:12
      Сабада өлкәннәр компьютер серләренә төшенә
      30 октябрь көнне район үзәк китапханәсендә «Сөембикә» клубының компьютерда өйрәнүләре дәвам итә. Өченче дәрестә Интернет челтәренә чыгу, эзләү ысуллары өйрәнелде. Өлкәннәребез компьютерда эшләү осталыклары көннән көн арта, аларның кызыксынулары, аңларга тырышулары үз нәтиҗәләрен бирә.
      452
      0
      0
    Реклама