Саба таңнары

Сабинский район

18+
2024 - Гаилә елы
Көн темасы

Быел районыбызның 48 егете солдат киеме кияргә тиеш [“Хәрби хезмәткә чакырылучы көне”ннән репортаж]

Саба мәдәният йортында "Хәрби хезмәткә чакырылучы көне" бәйрәме узды. Күркәм традиция булып киткән чарада призывникларның әти-әниләре, ветераннар, аграр көллият укучылары, кадетлар да катнашты.

Кичә барышын "Саба дулкыннары" телевидениесе турыдан-туры эфирга чыгарды.

Саба муниципаль районы башкарма комитеты җитәкчесе, хәрби хезмәткә чакыру комиссиясе рәисе Равил Гасыймов үзенең чыгышында әйткәнчә, республикабызда, шулай ук районыбызда яшьләрне хәрби-патриотик тәрбияләү эшенә зур игътибар бирелә. Россиядә бу яктан Татарстанга тиңнәр юк. Солдатка башлангыч хәрби әзерлекле егетләр озатабыз. Шулай да армия хәрби кием киеп, корал тотып, бер ел хезмәт итеп кайту гына түгел.

"Моны тирәнрәк мәгънәдә күз алдына китерергә кирәк. Үзеңнең гаиләңне, әти-әниеңнең, сеңелләреңнең, абый-апаларыңның тынычлыгын саклауның нинди олы бурыч икәнлеген аңлау хисе көчле булуы мөһим. Көзге чакырылышта 4 егетебез инде армия сафына китәргә өлгерде. Тагын 44 егетебезне озатасыбыз бар. Барыгызның да районыбыз, республикабыз данына тап төшермичә, үзегезнең әзерлегегезне күрсәтеп, иң мөһиме, исән-имин туган якларыгызга, әти-әниләрегез янына әйләнеп кайтуыгызны телим. Хәерле юллар",- дип сөйләде Равил Гасыймов.

Аннары җитәкче сәхнәгә чакырылган егетләрнең кулларын кысып, аларга район башлыгының котлау хатын тапшырды. Армиягә китәчәк егетләр арасында Мичәнбаштан игезәкләр Дамир һәм Әмир Фәттаховлар да бар. Әниләре Гөлфия ханымның алар белән горурланганы да, борчылу хисләре кичергәне дә йөзенә чыккан иде. Олы улы Рәшитне армиядән көтеп алган, Чернобыль һәлакәте нәтиҗәләрен бетерүдә катнашкан инвалид ире Зөфәр абыйның да сәламәтлеген еш кайгыртып яшәүче ана быел берьюлы ике улын солдатка озатырга җыена. Аның һәм газизләре Кораллы көчләргә көз чакырылачак барлык аналарның да сабырлыгы сокландырды ул көнне. Әти-әниләр исеменнән чыгыш ясаган Илсөяр Насыйбуллина да дулкынлануын яшермәде. Әйе, балалар өчен күбрәк аналар борчыла. Хәрби комиссар булып эшләгән Альфред Габдерахманов әйткәнчә, бакчаларда да малайларны хатын-кызлар тәрбияли. Мәктәпләрдә дә ир-ат укытучылар санаулы гына. Нәтиҗәдә күп кенә егетләрдә гүзәл затлар сыйфатлары өстенлек итә. А.Габдерахманов үзенең чыгышында булачак солдатларның чын ирләр буларак сыналырга туры киләчәген искәртте.

Быелгы тантана Татарстан Республикасы ДОСААФ берләшмәсеннән вәкилләр катнашуы белән дә истәлек булды. Оборона спорт-техник оешмасы белгечләре булачак солдатлар өчен фойеда ату коралларын демонстрацияләделәр. Идарә рәисе Радий Зарипов һәм республика армиягә чакыру комиссиясе каршындагы патриотик тәрбия буенча координация советының җаваплы сәркатибе Георгий Гатауллин чыгышлары да алкышларга күмелде.

Алар Сабага буш кул белән килмәгәннәр. Саба гимназиясе һәм Шәмәрдән лицее тормыш иминлеге нигезләре укытучылары Илнур Хәйриев һәм Дилюс Вәлиуллинга яшьләргә хәрби-патриотик тәрбияләүдә, аларны хәрби хезмәткә әзерләүгә керткән уңышлары өчен ДОСААФ Грамоталарын, район финанс-бюджет палатасы рәисе Шәмсун Сөнгатовка, редакция фотографы Нурхан Дәүләтовка юбилей медальләрен тапшырдылар. Ә Иске Икшермә кадет интернат мәктәбе директоры Роберт Галиәхмәтовка сәхнәгә ике тапкыр күтәрелергә туры килде. Кадетларга машина йөртергә өйрәнер өчен бирелгән ике автомобиль ачкычын һәм яңа төзелгән ябык тирга пневматик мылтыклар да кабул итеп алды ул.

Ноябрьдә авылларда егетләрне армиягә озатканда гына ишетелә торган җырлар яңгыраячак. Тимершык яшьләренең ничек урам әйләгәннәрен кичәне алып барган Миңнислам Кәримов та күңелле хатиә итеп искә алды.

Фәнил Мәүлетов.

Нурхан Дәүләтов фотолары.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев