12 ноябрь 2013 яңалыклары
-
"Нарат"та район командалары арасыда хоккей буенча турнир үткәрелде
Лесхозның "Нарат" боз сараенда кышкы хоккей сезонының ачылуы уңаеннан район командалары арасыда турнир үткәрелде. Ярышта Саба аграр көллияте, ("Саба-II", "Вымпел" һәм "Шәмәрдән" командалары көч сынашты. Аграр көллият хоккейчылары (тренерлары Айрат Әхмәтшин, Миннәхмәт Галимов) барлык көндәшләрен җиңеп (исәп алар файдасына 6:4, 4:1, 3:0 ) беренче урынга лаек булды.
-
Сабай авылында яңа “Чәй кое” чишмәсе ачылды [+фотолар]
Сабай авылында туып-үскән бүгенге көндә Байлар Сабасында гомер итүче Гомәров Зөфәр Габдрахман улы үзенең туган авылында үз көче белән яңа "Чәй кое" чишмәсе эшләде.
-
Сабада кабат юл-транспорт һәлакәте: зыян күрүчеләр бар [+фото]
2013 елның 8 ноябрендә Казан-Шәмәрдән юлының 87+500 чакрымында чит ил машинасы шоферы юл хәрәкәте куркынычсызлыгын тәэмин итүче тизлекне арттыра һәм алдан барган тракторның арбасына бәрелә. Юл-транспорт һәлакәте нәтиҗәсендә, җиңел машинаның пассажиры төрле тән җәрәхәтләре белән хастаханәгә озатыла.
-
Район мәдәният йортында сезон ачылу концерты үтте
Шәүкәт Биктимеров исемендәге район мәдәният йортында "Көзге яфрак булып моң түгелә" дип исемләнгән программа нигезендә сезон ачылу концерты үтте. Әлеге концерт кичен Саба муниципаль районы Башкарма комитеты җитәкчесе урынбасары Т.Г.Шәрәфиев ачып җибәреп, программада катнашучы үзешчәннәргә, концертны оештыручы район мәдәният хезмәткәрләренә уңышлар теләде. Яңадан яңа куелган биюләр (Сабыгаз, "Дулкын", "Акварель" бию...
-
Мәгариф хезмәткәрләре арасында бадминтон ярышы булып үтте [нәтиҗәләр]
8 нче ноябрь көнне Кильдебәк урта мәктәбе базасында мәгариф хезмәткәрләре арасында бадминтон ярышы булып үтте. Биредә барлыгы 26 команда катнашты. Ярышны район мәгариф бүлегенең тәрбия эшләре буенча урынбасары Шафикова Г.И. ачып җибәрде һәм барлык катнашучыларга уңышлар теләде. Ярыш нәтиҗәләре түбәндәгечә билгеләнде: Директорлар арасында (хатын-кызлар): Ахметвалиева А.Р. (Балаларны сәламәтләндерү-белем бирү үзәге)...
-
Игътибар: Шәмәрдәнгә багышланган инша, эссе, шигырь, электрон презентацияләр конкурсы игълан ителде
2014 нче елда билгеләнеп үтеләчәк Шәмәрдән авылына 100 ел тулу уңаеннан Шәмәрдән китапханәсе һәм Шәмәрдән авыл җирлеге Башкарма комитеты "Шәмәрдәнем - горурлыгым минем" дигән конкурс үткәрәләр. Конкурс 25 октябрьдән 25 декабрьгә кадәр үткәрелә. Конкурска Шәмәрдәнгә багышланган инша, эссе, шигырь, электрон презентация формасындагы эшләр кабул ителә. Конкурста 14 яше тулган Шәмәрдәндә...
-
Олы Шыңар фельдшер-акушерлык пунктында диспансеризация: 42 кеше тикшеренү узды
Олы Шыңар фельдшер-акушерлык пунктында диспансеризация булып үтте. Олы Шыңар, Кече Шыңар һәм Түлешкә авылында яшәүче 42 кеше авыл медицина пунктында тикшерү уздылар. Алар иң элек анализлар биреп, УЗИ һәм электрокардиограмма тикшеренүе үттеләр. Аннан соң акушер-гинеколог, күз табибы һәм терапевтта тикшеренделәр. Әлбәттә, авыл үткәрелә торган мондый медицина тикшеренүләре авыл халкына, бигрәк...