Саба таңнары

Сабинский район

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

Район мәдәният йортында сезон ачылу концерты үтте

Шәүкәт Биктимеров исемендәге район мәдәният йортында "Көзге яфрак булып моң түгелә" дип исемләнгән программа нигезендә сезон ачылу концерты үтте. Әлеге концерт кичен Саба муниципаль районы Башкарма комитеты җитәкчесе урынбасары Т.Г.Шәрәфиев ачып җибәреп, программада катнашучы үзешчәннәргә, концертны оештыручы район мәдәният хезмәткәрләренә уңышлар теләде. Яңадан яңа куелган биюләр (Сабыгаз, "Дулкын", "Акварель" бию...

Шәүкәт Биктимеров исемендәге район мәдәният йортында "Көзге яфрак булып моң түгелә" дип исемләнгән программа нигезендә сезон ачылу концерты үтте. Әлеге концерт кичен Саба муниципаль районы Башкарма комитеты җитәкчесе урынбасары Т.Г.Шәрәфиев ачып җибәреп, программада катнашучы үзешчәннәргә, концертны оештыручы район мәдәният хезмәткәрләренә уңышлар теләде. Яңадан яңа куелган биюләр (Сабыгаз, "Дулкын", "Акварель" бию коллективы биючеләре) яңа оешкан халык уен кораллары, гармунчылар ансамбльләре, вокаль ансамбльләр, скетчлар, ялгыз җырчыларның чыгышлары һәм яңа сәхнә костюмнары шыгрым тулы залда утыручы тамашачылар күңеленә бик хуш килде, алкышлар бик көчле булды. Концертны Энҗе Нурисламова һәм яшь хезмәткәр Алмаз Галлямов алып барды. Концертның ахырында мәдәният бүлеге начальнигы М.Г.Хафизов үзешчәннәргә тирән рәхмәтен белдерде.

Мәдәният агарту эшләре буенча әйдәп баручы методист Минислам Кәримов.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев