Саба таңнары

25 ноябрь 2013 яңалыклары

  • 25 ноябрь 2013 - 07:14
    Сабада декабрь аенда бадминтон буенча шәхси чемпионат үткәрелә
    Районыбызда бадминтон уенын популярлаштыру һәм үстерү, шулай ук халык арасында сәламәт яшәү рәвешен пропагандалау максатында агымдагы елның декабрь аенда башкарма комитетның яшьләр эшләре һәм спорт бүлеге тарафыннан Саба муниципаль районының шәхси чемпионаты үткәрелә. Анда 18 яше тулган хатын-кызлар һәм ир-атлар катнаша ала. Ярышлар Килдебәк урта гомумбелем бирү мәктәбенең спорт залында...
    443
    0
    0
  • 25 ноябрь 2013 - 06:58
    Шәмәрдәндә яшәүче Әсма Минһаҗева 95 яшен тутырды
    Шәмәрдән авылында яшәүче Әсма Минһаҗева 95 яшен тутырды. Дөньяның ачысын-төчесен кичергән ак әбине гомер бәйрәме белән Саба муниципаль район башлыгы урынбасары Расих Закирҗанов, "Балкыш "үзәге директоры Рөстәм Равилин, авыл җирлеге башлыгы Айдар Гәрәев тәбрикләделәр һәм Россия Федерациясе Президенты В.Путинның Котлау хатын, бүләк тапшырдылар. Гомер буе тырыш хезмәте белән хөрмәт казанган...
    489
    0
    0
  • 25 ноябрь 2013 - 05:48
    Бу атнада да Сабада һава шартлары үзгәрми, явым-төшем көтелми
    Бу атнада да Сабада һава шартлары үзгәрми, шул ук кала, явым-төшем көтелми. Төнлә температура 2-7 градус салкын тәшкил итәчәк, ә көндез - 2 градус салкыннан 3 градуска кадәр җылы. Шул ук вакытта синоптиклар уртача температура климатик нормадан югары.
    416
    0
    0
  • 25 ноябрь 2013 - 05:44
    Казан фаҗигасендә һәлак булган 29 кешенең гәүдә өлешләре танылган
    Казанда авиафаҗигадә һәлак булучыларның гәүдә өлешләрен идентификацияләү дәвам итә. Бүгенге көндә 29 кешенең гәүдә өлешләре танылган, дип хәбәр итә Россия Тикшерү комитеты. Элек Боинг 737" фаҗигасындә һәлак булган 25 казанлыны җирләү урыннары билгеле булуы хакында хәбәр ителгән иде. Алар барысы да шәһәр зиратларында җир куенына иңдереләчәк. Тагын 6 фаҗига корбанының...
    458
    0
    0
  • 25 ноябрь 2013 - 05:32
    Ахырзаман галәмәте: хәзер үлем белән сату итә башладылар
    18-29 ноябрьдә Татарстанда "Үлем бе­лән кай­да сәүдә итәләр, хәбәр ит" дигән исем астында Бө­тен­россия наркотикларга каршы акция үтәчәк. Янә­шә-тирәгездә өй шартларында наркотик мат­дәләр җитештереп кулланучылар һәм аларны сату­чы­лар, наркопритоннар барлыгын беләсез икән, кичек­мәстән ышаныч телефонына хәбәр итегез. Са­ба районына хезмәт күрсәтүче җирле бүлегенең ыша­ныч телефоны 8(84362) 2-33-42. Мәгълүмат җитке­рүченең исеме...
    456
    0
    0
  • 25 ноябрь 2013 - 05:18
    "Тулган ай" республика сәхнәсен "дер селкетте" [+фото]
    Шәмәрдәннең генә түгел, районы­быз­ның данын республикада да таныткан "Тулган ай" ансамбле җиде ел элек оешты. Ансамблебез төрле һөнәр ияләрен берләштерә. Әмма алар арасында сәнгать дөньясында дан казанган бер генә кеше дә юк. Шуңа да карамастан, аларны сәнгатькә мәхәббәт, халыкны ярату, игелекле хезмәт итү дуслаштырды. Бистәбездә һәм район күләмендә уздырыла торган...
    462
    0
    0
  • 25 ноябрь 2013 - 05:14
    Саба җәмигъ мәчетендә авиаһәлакәттә вафат булганнар рухына дога кылдылар
    Быел хаҗ сәфәренә районыбыздан 10лап кеше барып кайтты. Гомер буе балаларга белем һәм тәрбия биргән, бүгенге көндә лаеклы ялда булган Әлфия ханым Гатау­ллинага да изге җирләрдә фарыз гамәлне үтәп кайту насыйп булды. Хаҗ сәфәрендә алган тәэсирләре белән уртаклашырга дип, аны без Саба җәмигъ мәчетенә мөгаллимәбез Затия Хөсәен кызы җитәкчелегендәге уку...
    445
    0
    0
Реклама