Саба таңнары

Сабинский район

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

"Тулган ай" республика сәхнәсен "дер селкетте" [+фото]

Шәмәрдәннең генә түгел, районы­быз­ның данын республикада да таныткан "Тулган ай" ансамбле җиде ел элек оешты. Ансамблебез төрле һөнәр ияләрен берләштерә. Әмма алар арасында сәнгать дөньясында дан казанган бер генә кеше дә юк. Шуңа да карамастан, аларны сәнгатькә мәхәббәт, халыкны ярату, игелекле хезмәт итү дуслаштырды. Бистәбездә һәм район күләмендә уздырыла торган...

Шәмәрдәннең генә түгел, районы­быз­ның данын республикада да таныткан "Тулган ай" ансамбле җиде ел элек оешты. Ансамблебез төрле һөнәр ияләрен берләштерә. Әмма алар арасында сәнгать дөньясында дан казанган бер генә кеше дә юк. Шуңа да карамастан, аларны сәнгатькә мәхәббәт, халыкны ярату, игелекле хезмәт итү дуслаштырды. Бистәбездә һәм район күләмендә уздырыла торган чараларда да актив катнашабыз. "Тулган ай"га йөрүче егермедән артык олы яшьтәге ханымнар, ир-атлар барысы да лаеклы ялда. Ләкин без бер урында таптанып тормыйбыз, йөрәк түзми. "Яңа гасыр" каналындагы "Җырлыйк әле" һәм "Аулак өй" тапшыруларында катнашып кайттык. Республикакүләм "Балкыш" фестивалендә диплом, лауреат исемнәренә лаек булдык. Чыгышыбыздан канәгать калган тамашачы, яңадан һәм безне көчле алкышларга күмде, ә бу безнең өчен зур куаныч һәм шатлык, билгеле. Башкалабызда узган Универсиада паркы ачылу тантанасында да чыгыш ясап, тамашачы хөрмәтен яуладык. Иҗатыбыз тынып тормый. Халык арасында хөрмәтебез артканнан арта бара, алар - безне, без - аларны яратабыз. Чакырган җирләргә һәрвакыт барырга тырышабыз. Үзебездәге "Балкыш" сәламәтләндерү үзәгендә, Лесхоздагы картлар йортында еш булабыз. Картлар йортындагы балалары янына сыймаган ата-аналарны күреп җан әрни. Без аларны бервакытта да онытмыйбыз, алар безне урамга ук чыгып каршылыйлар. Безнең белән җырлап-биеп күңел ачып, әйтерсең лә, сагыну газапларын онытып торалар. Якын-тирә авылларны йөреп кайтабыз. Аеруча Кырбаш, Мичәнбаш, Иләбәр авылы халкы көтеп ала.

Ансамбльнең тагын бер игелекле эше бар: "Иске кием-салымнарга - яңа тормыш!" акциясен башлап җибәрдек. Шәмәрдән халкы бик актив катнашты, җыелган әйберләрне Лесхоз картлар йортына да алып бардык. Мичәнбаш авылы балаларына да, Шәмәрдәндәге күп балалы гаиләләргә, ятимнәргә дә тараттык. Бу игелекле эшләрне ал­га таба да дәвам итәргә уйлыйбыз.

Гомумән, ансамбльнең даны һәр җирдә яңгырый, ә бу - һәр­кайсыбызга киләчәк иҗатыбызга этәргеч, яңа уңышларга рухландыручы көч.

Минҗиһан Галиева,

Шәмәрдән ветераннар советы

рәисе һәм "Тулган ай" ансамбле җитәкчесе.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев