10 декабрь 2013 яңалыклары
-
Мишә елгасында боз астына төшеп киткән машинаның эксклюзив фотолары
Фотолар http://mchs.tatarstan.ru cайтыннан алынды.
-
Кабат коточкыч авария: автоледи, аның 7 яшьлек кызы авария урынында җан бирәләр, 1 яшьлек сабый исән кала
Казан - Буа - Ульяновски автоюлында "ВАЗ-2112" автомобиле белән идарә итүче 33 яшьлек хатын-кыз юл хәрәкәте иминлеген тәэмин итүче тизлекне сайламаган һәм каршы як полосага чыгып "Лада Гранта" автомобиле белән бәрелешкән. Юл-транспорт һәлакәте нәтиҗәсендә, автоледи һәм аның 7 яшьлек кызы һәлак булган. Машина йөртүче хатын-кызның балалар утырту җайланмасында булган 1...
-
Игътибар: “Мин һәм минем машина” конкурсына нәтиҗә ясыйбыз
"Мин һәм минем машина" конкурсына нәтиҗә ясар вакыт җитте. Дуслар, тавыш бирүне бүген төнге 12 сәгатьтә ябабыз. Яраткан конкурсантыгызга тавыш биреп калыгыз! Әйткәнебезчә, конкурска нәтиҗәне редакциябездә оешкан жюри ясыячак. Ул урыннарны 3 критерий буенча билгелиячәк: Фотоның оригинальлеге; Фотога комментарий; Сайттагы тавыш бирүләр буенча. Җиңүчеләрне җомга көнне тәбриклиячәкбез. Яңалыкларны карап барырга...
-
Мишә елгасында боз астына машина төшеп киткән
Кичә Лаеш районында Нива машинасы пассажирлары белән боз астына төшеп киткән. Машинада баручы кешеләрнең икесе дә балыкчылар булуы билгеле. Боз остеннән барганда алар тәгәрмәч астындагы бозның чатнап, әкренләп боз астына төшеп баруларын аңлап алалар. Балыкчыларның берсе югалып калмый - машина бөтенләе белән су астына киткәнче тәрәзәләрне аягы белән тибеп ача....
-
Яшел Үзәндә югалган 13 яшьлек кыз Чувашиядә табылган: ир-ат өчен киткән кыз кире кайтырга уйламый
Яшел Үзәндә югалган 13 яшьлек укучы исән-сау һәм сәламәт килеш табылган. Искәртеп узабыз, Альбина Арифуллова 20 ноябрьдә өйдән чыгып киткән. ТР буенча ЭЭМ матбугат хезмәтендә белдерүләренчә, оператив эзләү чаралары вакытында кыз элемтәгә чыгарга мөмкин булган затлар, шулай ук яшүсмер юнәлергә мөмкин булган урыннар тикшерелгән. Кызның билгеләре Түбән Новгород һәм Ульян...