Саба таңнары

Сабинский район

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

Яшел Үзәндә югалган 13 яшьлек кыз Чувашиядә табылган: ир-ат өчен киткән кыз кире кайтырга уйламый

Яшел Үзәндә югалган 13 яшьлек укучы исән-сау һәм сәламәт килеш табылган. Искәртеп узабыз, Альбина Арифуллова 20 ноябрьдә өйдән чыгып киткән. ТР буенча ЭЭМ матбугат хезмәтендә белдерүләренчә, оператив эзләү чаралары вакытында кыз элемтәгә чыгарга мөмкин булган затлар, шулай ук яшүсмер юнәлергә мөмкин булган урыннар тикшерелгән. Кызның билгеләре Түбән Новгород һәм Ульян...

Яшел Үзәндә югалган 13 яшьлек укучы исән-сау һәм сәламәт килеш табылган. Искәртеп узабыз, Альбина Арифуллова 20 ноябрьдә өйдән чыгып киткән.
ТР буенча ЭЭМ матбугат хезмәтендә белдерүләренчә, оператив эзләү чаралары вакытында кыз элемтәгә чыгарга мөмкин булган затлар, шулай ук яшүсмер юнәлергә мөмкин булган урыннар тикшерелгән. Кызның билгеләре Түбән Новгород һәм Ульян өлкәләренә, Мари Эль һәм Чувашия республикаларына җибәрелгән.
Полиция хезмәткәрләре кызның Чувашия республикасы Канаш районы Ачакас авылында очраклы танышында яшәгән. Кыз ир-атка үз теләге белән өйдән китүен һәм кире кайтырга уйламавын белдергән.
Хәзер кыз гаиләсенә кайтарылган. Тиешле чаралар үткәрелә.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев