Саба таңнары
  • Тат Лат
  • 19 декабрь 2013 яңалыклары

    • 19 декабрь 2013 - 13:19
      Саба муниципаль районы Советының чираттагы утырышы булды
      19 декабрьдә Саба муниципаль районы Советының чираттагы утырышы булды. Утырышны район Советы рәисе, Саба муниципаль районы башлыгы Р.Миннеханов алып барды. Депутатлар көн тәртибенә кертелгән дүрт мәсьәләне карадылар. Беренче көн тәртибендәге "2014 елга, 2015 һәм 2016 елларның план чорына Саба муниципаль районы бюджеты хакында"гы мәсьәлә буенча финанс-бюджет палатасы рәисе Шәмсүн Сөнгатов...
      0
      0
      0
    • 19 декабрь 2013 - 12:25
      «Рубин»ның җанатарлары ТР Президентына хат яздылар
      "Рубин"ның җанатарлары ТР Президентына һәм Казан клубының Попечительләр советы рәисе Рөстәм Миңнехановка петиция белән мөрәҗәгать иттеләр, команда җитәкчелегенә карата канәгатьсезлекләрен белдерделәр. "Соңгы вакытта уенчыларның клуб җитәкчелеге турында тискәре комментарийлары ешайды. Безгә боларның барысын күреп торырга күңелсез. "Рубин" - клуб кына түгел. Ул безнең горурлыгыбыз һзм тормышыбыз. Әлеге вазгыятьне хәл итүегезне...
      342
      0
      0
    • 19 декабрь 2013 - 10:37
      Унынчы тапкыр – Кыш бабайлар парады
      Ак теләкләр, якты өметләр белән Яңа елга аяк бастык. 2012-2013 еллар кышы без теләгәнчә килде: кары да вакытында яуды, бураннар да, салкыннар да булып алды.
      380
      0
      0
    • 19 декабрь 2013 - 09:55
      Икенче атнада Сабада чыршы бәйрәмнәре башлана, Кыш бабайлар парады үтә [+фото]
      Яңа елны каршыларга санаулы көннәр калып бара. Саба урамнары әкренләп бәйрәм мохитенә күчә, урамнар кар сыннары белән бизәлә. Шулай итеп, киләсе атнада районыбызда бәйрәм чаралары старт ала.
      464
      0
      0
    • 19 декабрь 2013 - 09:22
      Алкоголь продукциясенең махсус федераль маркаларның тышкы кыяфәте һәм бизәлеше үзгәрәчәк
      Россия Хөкүмәте кара­ры нигезендә 2014 елның 1 гыйнварыннан Рос­сия­дә җитештерелә тор­ган алкоголь продукциясендәге махсус федераль маркаларның тышкы кыяфәте һәм бизәлеше үзгәрәчәк. Иске үрнәктәге маркалы алкоголь продукциясен сату 2014 елның 1 гыйнварына кадәр генә рөхсәт ителә. Яңа федераль маркаларның гомуми кыяфәтен "Росалкогольрегулирование" сай­тында "Федеральные специальные марки" бү­легендә табарга мөмкин. Бу мәсьәләдә...
      366
      0
      0
    • 19 декабрь 2013 - 09:10
      “Алтын шайба” яшь хоккейчылар клубының халыкара турнирында "Тимерхан"нар - 2 нче
      Мәскәү өлкәсенең Дмитров шәһәрендә "Алтын шайба" яшь хоккейчылар клубының халыкара турниры үткәрелде. Ярышта Украина, Латвия, Белоруссия, Казахстан Республикалары, Израильдән, Сергач, Воскренск шәһәрләре һәм Сабаның "Тимерхан" командалары көч сынашты. Районыбыз хоккейчылары ярымфиналда Белоруссиянең "Мираж" командасын 5:1 исәбенә отып, финалда "Химик"ка (Воскресенск) 9:4 исәбенә җиңелеп, 2нче урынны алдылар. Саба спорт мәктәбе яшь...
      398
      0
      0
    • 19 декабрь 2013 - 05:22
      Минзәләдә 4 бала анасы чираттагы баласын тапканда үлгән
      Татарстан Сәламәтлек саклау министрлыгы Минзәләдә 33 яшьлек ананың бала тапкан вакытта вафат булу факты буенча тикшерү үткәрә. ТР Сәламәтлек саклау министрлыгының штаттан тыш баш белгече, акушер-гинеколог Ильмира Галимова хәбәр иткәнчә, хатын-кыз 13 декабрьдә үлгән. "Бала тапкан вакытта аның кинәт йөрәге туктаган. Баланы коткарырга омтылу булган, әмма, кызганычка каршы, уңышлы тәмамланмаган....
      418
      0
      0
    • 19 декабрь 2013 - 05:12
      Пүкәлдә яңа урамга баганалар утыртылып трансформатор куелган, электр линияләре сузылган
      Пүкәл авылының Яшьләр урамында төзелеш алып баручы яшь гаиләләр өчен куанычлы вакыйга: яңа урамга баганалар утыртылып, 100 кВт көчле трансформатор куелды һәм 179 метр озынлыкта электр линияләре сузылды. Әлеге эшне "Сетевая компания" ачык акционерлык җәмгыятенең Алабуга электр челтәре филиалы Саба район электр челтәре оешмасы башкарды.
      406
      0
      0
    Реклама