Саба таңнары

Сабинский район

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

Минзәләдә 4 бала анасы чираттагы баласын тапканда үлгән

Татарстан Сәламәтлек саклау министрлыгы Минзәләдә 33 яшьлек ананың бала тапкан вакытта вафат булу факты буенча тикшерү үткәрә. ТР Сәламәтлек саклау министрлыгының штаттан тыш баш белгече, акушер-гинеколог Ильмира Галимова хәбәр иткәнчә, хатын-кыз 13 декабрьдә үлгән. "Бала тапкан вакытта аның кинәт йөрәге туктаган. Баланы коткарырга омтылу булган, әмма, кызганычка каршы, уңышлы тәмамланмаган....

Татарстан Сәламәтлек саклау министрлыгы Минзәләдә 33 яшьлек ананың бала тапкан вакытта вафат булу факты буенча тикшерү үткәрә.
ТР Сәламәтлек саклау министрлыгының штаттан тыш баш белгече, акушер-гинеколог Ильмира Галимова хәбәр иткәнчә, хатын-кыз 13 декабрьдә үлгән.
"Бала тапкан вакытта аның кинәт йөрәге туктаган. Баланы коткарырга омтылу булган, әмма, кызганычка каршы, уңышлы тәмамланмаган. Ананың кан әйләнеше туктаган вакытта баланың да кан әйләнеше туктый", - дип ачыклык кертте ул.
4 бала анасы чираттагы баласын таба башлаганчы оператив гамәлләр кылу өчен күрсәтмә булмаган. Баланың зур булуы, бигрәк тә күп бала анасы өчен күрсәтмә була алмый.
"Хәзер хатын-кызның үлеменә китергән сәбәпләр ачыклана. ТР Сәламәтлек саклау министрлыгы эшче төркем оештырган, алар арасында төрле юнәлештәге профессорлар, экспертлар бар. Алар экспертиза нәтиҗәләрен һәм медицина документларын тикшерергә тиеш була. Әлегә экспертиза үткәрелмичә, ниндидер нәтиҗәләр турында әйтергә иртәрәк", - диде Ильмира Галимова.
Ул шулай ук Чистайда яшәүче 19 яшьлек ананың вафат булу факты буенча да ниндидер нәтиҗәләр ясалмавын белдерде.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев