23 декабрь 2013 яңалыклары
-
Сабада якташыбыз Наил Хәмидуллин истәлегенә көрәш буенча ачык шәхси турнир үтте [+фоторепортаж]
-
“Татар җыры” XIV халыкара фестивале җиңүчеләре билгеле булды: «Ел җырчысы» - Салават Фәтхетдинов
Фестивальның "Алтын барс" сынына быел 69 җырчы дәгъвалаган булып, алар 23 номинациядә сайланды (Казан, 21 декабрь, "Татар-информ", Миләүшә Низаметдинова). Бүген "Пирамида" комплексында "Татар җыры-2013" фестивалена нәтиҗә чыгарылып, халыкара булган шушы милли музыкаль вакыйга сыгынтысы тәкъдим ителде. "Татар җыры" фестиваленың йомгаклау тамашасында өч алып баручы - Айваз Садыйров, Гөлназ Сәфәрова һәм...
-
Икшермә кадет-интернат мәктәбе укучылары Казанда узган Яңа ел балында катнашты
Казан шәһәренең «Корстон» күңел ачу үзәгендә Кадетлар өчен яңа ел балы уздырылды. Республика буенча 150 кадет катнашкан әлеге тантанада Икшермә кадет-интернат мәктәбеннән дә 10 кадет катнашты: 1.Закирова Лилия 2.Петров Владислав 3.Мирочев Руслан 4.Линиченко Данил 5.Билалов Ислам 6.Миннебаева Илүсә 7.Сагиров Инсаф 8.Гибадуллина Зилия 9.Фархуллина Гүзәл 10.Галимуллина Сөмбел
-
Икшермәдә атом су асты көймәсенең экипаж әгъзалары белән очрашу булды [фоторепортаж]
19 декабрьдә Икшермә кадет-интернат мәктәбендә Төньяк флотның "Тигр" күпмаксатлы атом су асты көймәсенең экипаж әгъзалары белән очрашу булды. Әлеге чара кадетлар өчен чын мәгънәсендә мавыктыргыч "хәрби-патриотик дәрес"кә әверелде. Татарстан хәрби хезмәткә чакыру комиссиясенең координация советы җаваплы сәркатибе Георгий Гатауллин аңлатканча, 1996 елда Төньяк флотның "Тигр" атом су асты көймәсе белән...
-
"Саба таңнары" реклама бирүчеләргә махсус ташламалар тәкъдим итә
Хөрмәтле реклама бирүчеләр! Яңа ел алдыннан сезнең өчен махсус ташламалар тәкъдим итәбез. Газетага (16.12.2013 - 14.01.2014) - 30 кв.см. биләгән реклама модулен (1 кв.см. - 30 сумнан) 2 чыгарылышка биручеләргә 3нчесен бушка бастырабыз! Мондый мөмкинлектән файдаланып калырга ашыгыгыз!
-
Сабада балалар төнлә урамда йөрүләрен спорт күнегүләреннән кайтулары белән аңлатканнар
Саба муниципаль районы балигъ булмаганнар эшләре һәм аларның хокукларын яклау комиссиясенең чираттагы утырышында полициядән кергән 17 материал каралды. Мәктәп укучыларының кичке уннан соң урамда йөрүләрен тыйган закон 2010 елдан ук гамәлдә. Әмма полиция хезмәткәрләре "комендант сәгате" чиген узып, урамда йөргән укучыларны тоткарлап торалар. Аларның комиссия утырышына чакырылган әти-әниләре (Сабадан) балаларның...
-
22 декабрь – Энергетиклар көне: “Безнең бурыч – кулланучыларны сыйфатлы электр энергиясе белән тәэмин итү”
Безнең бөтен тормыш электрга бәйле. Елның иң кыска көннәрендә ут сүнсә, караңгылык гомумән итәктән тарткандай итә. Ансыз дөнья сансыз, җәмәгать.