Саба таңнары

Сабинский район

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

“Татар җыры” XIV халыкара фестивале җиңүчеләре билгеле булды: «Ел җырчысы» - Салават Фәтхетдинов

Фестивальның "Алтын барс" сынына быел 69 җырчы дәгъвалаган булып, алар 23 номинациядә сайланды (Казан, 21 декабрь, "Татар-информ", Миләүшә Низаметдинова). Бүген "Пирамида" комплексында "Татар җыры-2013" фестивалена нәтиҗә чыгарылып, халыкара булган шушы милли музыкаль вакыйга сыгынтысы тәкъдим ителде. "Татар җыры" фестиваленың йомгаклау тамашасында өч алып баручы - Айваз Садыйров, Гөлназ Сәфәрова һәм...

Фестивальның "Алтын барс" сынына быел 69 җырчы дәгъвалаган булып, алар 23 номинациядә сайланды

(Казан, 21 декабрь, "Татар-информ", Миләүшә Низаметдинова). Бүген "Пирамида" комплексында "Татар җыры-2013" фестивалена нәтиҗә чыгарылып, халыкара булган шушы милли музыкаль вакыйга сыгынтысы тәкъдим ителде.

"Татар җыры" фестиваленың йомгаклау тамашасында өч алып баручы - Айваз Садыйров, Гөлназ Сәфәрова һәм Искәндәр Хәйруллин - сайланган. Бүләкләр тапшыру вазифасына исә республикада танылган шәхесләр, дәүләт структуралары, банк, төзелеш һәм туристик компанияләр вәкилләре, ММЧ җитәкчеләре чакырылган иде.

Фестивальның "Алтын барс" сынына быел 69 җырчы дәгъвалаган булып, алар 23 номинациядә сынауга куелды.

Татар җыр сәнгате йолдызлыгын барлап, Айдар Галимов башкаруындагы "Кадерле җан" җыры белән башланган «Татар җыры-2013»нең йомгаклау тамашасында игълан ителгәнчә, фестиваль номинацияләре һәм җиңүчеләре түбәндәгечә билгеләнгән булып, аларны бүләкләү тантанасы, гадәттәгечә, репертуарларындагы иҗат җимешләре үрнәкләре белән үрелеп барды.

«Ел ачышы» номинациясендә җиңүче Рамил Галимҗанов «Сөйгәнең кем» җырын башкарса, «2013 елның музыкаль ташкыны» номинациясендә Алина Даутова «Ак күлмәкләрем» белән чыкты, ә Мәликә «Ярату» дигән җыйнак кына шоусы белән «Иң яхшы танцеваль проект» номинациясе буенча "Алтын барс"ка ия булды. "2013 елның романтик җыры" номинациясендә Илдар Әхмәтов башкаруындагы "Чын күңелдән килә сөясем" өстенлеккә чыкты, «Ин яхшы альбом» номинациясендә җиңгән Ландыш Нигъмәтҗанованың "Мәхәббәт күзләреңдә" альбомындагы "Оныта алмадым" җыры тәкъдим ителде.

Илдар Әхмәтовны котлаган "Татмедиа" Республика матбугат һәм массакүләм коммуникацияләр агентлыгы җитәкчесенең беренче урынбасары Нурия Беломоина: "Шагыйрьләр, композиторларның йөрәк түреннән төшкән иң шәп җырларын сиңа башлап башкару насыйп булсын, моң чишмәң саекмасын. Яшәсен татар җыры!" - дип теләде.

"Яшьләр проекты" номинациясендә Илназ Гарипов танылуга ирешеп, "Син бит ул" дигән җыры, «Хит-парадлар лидеры» дигәнендә Эльмира Сөләйманова "Кирәк түгел"е белән сәхнә тотты. И.Гариповны татар яшьләре хәрәкәте исеменнән сәламләп чыккан ТФАның Гамәли семиотика институты директоры, "Сәләт" фонды башлыгы Җәүдәт Сөләйманов, бирегә килгәнче Интернетта,социаль челтәрләрдә сине кызыксынып өйрәндем, хәтта уртак 44 дустыбыз булуын да белдем, дуслар булыйк әйдә, диде ярым шаярып, ярым җитди.

«Кабатланмас тавыш» дип Илшат Хәмәдиев табылган булып, ул "Сине эзлим" җыры белән чыкты, «Татар радиосының махсус бүләге» номинациясе бүләге Илназ Баһка насыйп булды һәм ул иҗатын яратучыларына "Үкенмичә яшик узганга" җыры белән куандырды.

Ә алдагы өч номинациядә ир-егетләр һәм хатын-кызлар аерым сайланган иде: «Тамашачы мәхәббәте»ндә Рәсим Низамов "Яратып кавышканнар" һәм Зәйнәп Фәрхетдинова "Соңладың"; «Халык мәхәббәте» номинациясендә җиңүче Нәфкат Нигъмәтуллин "Өн белән төш арасында", Хәния Фәрхи "Син дөньяда яши дисәләр" җырлары белән чыкты, «2013 елның иң популяр җыры» дип Ришат Фазлыйәхмәтов башкаруындагы "Син кирәк" һәм Алина Сафиуллинаның репертуарындагы "Бәхет гөлем" табылды. Х.Фәрхи сүзләренчә, бу юлыгы "Алтын барс" сыны аның инде 14 нчесе һәм хатын-кыз җыр башкаручылар арасында иң күбе санала.

«Халык мәхәббәте» номинациясендә Нәфкат Нигъмәтуллинга фестиваль бүләген тапшырырга чыккан "Татар-информ" мәгълүмат агентлыгы генераль директоры Леонид Толчинский җәмәгатьне татарча сәламләп, фестивальның 14 нчесе уздырыла - бу сәхнәдә мин картайдым инде, ә җыр, Утесов җырлаганча, безгә төзергә һәм яшәргә ярдәм итә,.. шәп җырлар бик кирәк, ел чигендә тулы зал белән шундый тамаша бара икән, димәк, чыннан да, җыр безгә яшәргә ярдәм итә, һәм без беркайда да югалып калмабыз, дигән фикер әйтте. "Сәхнәдә яңа, яшь башкаручыларны күрү куанычлы, шулай ук эстрадабызның олпатлары белән очрашу шатлыклы. Ә аларга югары бүләк тапшыру тагы да ямьлерәк! Бәйрәм белән сезне!" - диде Л.Толчинский.

Залны шаулатканнардан «Татар җыры легендасы» номинациясендә Хәмдүнә Тимергалиева "Галигә барам әле"се белән һәм «Иң яхшы дуэт» номинациясендә Хәмдүнә Тимергалиева - Мөнир Рахмаев "Бер картлыкта - бер яшьлектә" җыры белән янә сәхнәне ду китерде. Чыннан да, легендар җырчыбыз, бөтен гомерен татар җырына багышлаган кеше ул, без бергә эшлибез аның белән, дип, Салават Фәтхетдинов Хәмдүнә ханымны якын итеп тәбрикләде.

«Иң популяр автор-башкаручы» номинациясендә җиңгән Ринат Рәхмәтуллин "Синең күзләр нигә моңсу" җырын тәкъдим итте. Аңа "Алтын барс" сынын тапшырганда "Ватаным Татарстан" газетасы баш мөхәррире Миңназыйм Сәфәров, без балачакта өйрәнгән комбайн табышмагындагы ура, суга, җилгәрә, үзе төяп җибәрә кебек син - барысын да үзең эшлисең, дип шаяртты.

«Иң яхшы видеоклип» Раяз Фасиховныкы булды һәм ул шушы "Минем белән кал әле" җырын башкарды.

Гүзәл Уразова коллективы «Иң яхшы эстрада-җыр театры» номинациясендә, Фирдүс Тямаевның "Эх, гомер итәбез"е «2013 елның иң яхшы хиты» номинациясендә - беренче. Г.Уразова сүзләренчә, 11 нче концерт сезоны һәм бу аның 11 нче "Алтын барс" сыны.

«TMTV каналының махсус бүләге» номинациясенә Айдар Галимов бүләкләнде. Җиңүчене игълан итәргә чыккан ТР Дәүләт Советының мәдәният, фән, мәгариф һәм милли мәсьәләләр буенча комитеты рәисе Разил Вәлиев, без Айдар белән бер-беребезгә охшаш: мин дә депутат, ул да, тик беребез - Татарстанда, икенчебез - Башкортстанда, әйтергә кирәк, ул бердәнбер татар җырчысы булган депутат, дип А.Галимовка багышланган шигырен яттан укып котлап, "Алтын барс" тапшырасын да онытып кереп китте, дөрес, абайлап янә чыкты, ләкин Айдар, ялындырып тормастан, аны үзе үрелеп алган иде. Ә инде «Ел җырчысы» - Салават Фәтхетдинов. Салават "Мин яратам, сине, Татарстан!" җыры белән рухландыргач, бу җырны "мин таратам сине, Татарстан" дип җырларга язмасын, дип тирән мәгънә салып сагайтты. Тамашачылар исә, олы хөрмәтен күрсәтеп, Салаватка аягүрә алкышлады.

Тамашада җиңүчеләрне котлап, сүз алучылар арасында "KZN" ТК генераль директоры Мәдинә Тимерҗанова, "Берс-медиа" җитәкчелеге вәкиле Камил Гәрәев, "Татар радиосы" ҖЧҖ директоры Алмаз Миргаязов, "Дорожное радио" директоры Алсу Рәхмәтуллина, кинорежиссер Илдар Ягъфәров, Казанның "Зенит" волейбол командасы баш тренеры Владимир Алекно һ.б. бар иде. Мәртәбәле кунаклардан ТР Президенты Аппараты җитәкчесе Әсгать Сәфәров, Салават Фәтхетдинов сүзләре белән әйткәндә, татар эстрадасының иң тәрбияле, иң тәртипле башкаручысы Флера Сөләйманова да килгән иде.

12 млн. чамасы сумга төшкән "Татар җыры-2013" фестивале йомгаклау концертына билет бәясе 4 мең сумнан 9 меңгә кадәр булуын, чыгымнар билет сатканнан кергән керемнәр, химаячылар, партнерлар һәм "Барс Медиа" компаниясе хисабына каплануын да искәртик. Җәмгысе 475 гр авырлыктагы "Алтын барс" сыны исә алтын, көмештән һәм хрусталь, бриллиант (күзләре) файдаланып кулдан эшләнгән. Һәр сынның үз номеры һәм паспорты бар.

"Пирамида" комплексында бүген барган тамашаны TMTV-каналы аша туры эфирда күзәтү мөмкинлеге булып, оештыручылар белдерүенчә, аны экраннан 1 млн. чамасы кеше карады.

Татар-Информ.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев