Саба таңнары
  • Тат Лат
  • 26 декабрь 2013 яңалыклары

    • 26 декабрь 2013 - 12:43
      Бүген Казанда булган авиаһәлакәттән соң 40 көн
      Бүген кайгылы дата - Казанда 50 кешенең гомерен өзгән авиафаҗигадән соң 40 көн. Искәртеп узабыз, 17 ноябрьдә "Казан" Халыкара аэропортында "Татарстан" авиакомпаниясенең "Боинг 737" самолеты һәлакәткә очрады. Ул Мәскәү-Казан рейсын башкарган. Борттагы 44 пассажир һәм 6 экипаж әгъзасы һәлак булды. Бу фаҗигане тикшерү эшләре бүген дә дәвам итә. 26 декабрьдә...
      374
      0
      0
    • 26 декабрь 2013 - 12:33
      Миңгәрдә яшәүче Сөләймановлар капка төбендә берсеннән-берсе матур кар сыннары ясаган [+фото]
      Яңа елга табыннарны гына түгел, урамнарны, капка төпләрен дә бер дигән итеп бизәп куя хәзер авыл халкы. Миңгәр авылында яшәүче Гөлшат һәм Әнәс Сөләймановларның капка төбендәге берсеннән-берсе матур кар сыннарына авылдашлары да сокланып үтә. Кечкенә кыз Зиләне сөендерү теләгеннән башланган могҗиза ишегалдына гына сыймаган, капка төбенә кадәр чыккан. - Көннәр...
      483
      0
      0
    • 26 декабрь 2013 - 11:48
      Байлар Сабасында урнашкан чаңгы базасы кабат ишекләрен ачты
      Байлар Сабасында урнашкан чаңгы базасында чаңгыларны прокатка алып торып була. База көн саен 14 сәгатьтән 20 сәгатькә кадәр эшли, ә якшәмбе көнне ул сабалыларга һәм районыбыз кунакларына иртәнге 10нан 20 сәгатькә кадәр хезмәт күрсәтә. Чаңгыларны бер сәгатькә алып тору - 40 сум. Чаңгылар паспорт яки туу турында таныклык булса гына...
      338
      0
      0
    • 26 декабрь 2013 - 10:52
      Йорт-җирен, милкен иң югары суммага иминиятләүче Шәмәрдәндә яши [+фото]
      "Росгосстрах" Иминият җәмгыяте Республика күләмендә узып баручы 2013 хезмәт елына инде кайбер нәтиҗәләрне чыгарып та өлгерде. "Росгосстрах" Иминият җәмгыяте физик затлар милкен төп иминиятләүче буларак, әледән-әле клиентлар өчен отышлы акциялар үткәреп тора, елның-елында иминиятнең яңа төрләрен тәкъдим итә. Узып баручы ел "Росгосстрах" эшчәнлегендә физик затлар милкен 3-еллык форматтагы килешүләрне гамәлгә...
      304
      0
      0
    • 26 декабрь 2013 - 07:37
      Кефир эчүче бозаулар - Бигәнәйдә, мул сөтле сыерлар Мамалайда яши
      "Саба" җәмгыятенең "Сатыш" бүлекчәсе терлекчеләре елны мул уңышлар белән тәмамлый. Биредә хәтта кырык литрга якын сөт бирүче сөтлебикә дә бар. Бигәнәйдә бозаулар кефир эчә "Саба" җәмгыятенең "Сатыш" бүлекчәсендә бер сыер елына уртача 6255 килограмм сөт бирә. Бигәнәй бригадасында бу күрсәткеч 7100 килограмм туры килә. Ә биредәге хезмәт механикалаштырылган комплексларда эшләүчеләрнекеннән...
      386
      0
      0
    • 26 декабрь 2013 - 06:45
      Районыбызның 30 укучысы Республика Чыршы бәйрәмендә катнашты [+фото]
      25 нче декабрь көнне Казанда "Татнефть-арена" боз сараенда мәктәп укучылары Республика Чыршы бәйрәменә җыелды. Чыршы бәйрәмендә районыбыздан 30 укучы катнашты. Бу җәмәгатьчелек тормышы лидерлары, уку алдынгылары, фестиваль һәм спорт ярышлары җиңүчеләре. Республика укучыларын бәйрәм белән котларга премьер - министр Илдар Халиков килгән иде. "Татнефть-арена" фойесында Татарстан укучыларының иҗади эшләре күргәзмәсе...
      308
      0
      0
    • 26 декабрь 2013 - 05:57
      Барак Обама хатыны белән аерылыша [+фото]
      Америка президенты хатыны белән аерым йокы бүлмәләрендә йоклый. Алар аерылышу турында җитди сөйләшү алып баралар, дип яза матбугат чаралары. Мәрхүм Нельсон Манделаны күмгәндә Барак Обама Дания премьер-министры белән шаяртып утыру, хәлне тагын да җитдиләндергән, дип хәбәр итә Туйлар.ру сайты.
      339
      0
      0
    • 26 декабрь 2013 - 05:34
      Районыбының белем бирү учрежде­ниеләрендә “Чисталык дәресе” үткәрелде
      20 декабрьдә гомуми белем бирү учрежде­ниеләрендә "Чисталык дәресе" үткәрелде. Әлеге экологик акция Лесхоз урта мәктәбендә барлык сыйныфларда "Ачык дәрес" итеп оештырылды. Сыйныф җитәкчеләре укучыларга әйләнә-тирә дөньябызга сак карашта булуның зарурлыгы, кышкы чорда да торак пунктның чисталыгына игътибарны киметмәүнең әһәмияте турында сөйләделәр.
      311
      0
      0
    Реклама