Саба таңнары

Сабинский район

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

Миңгәрдә яшәүче Сөләймановлар капка төбендә берсеннән-берсе матур кар сыннары ясаган [+фото]

Яңа елга табыннарны гына түгел, урамнарны, капка төпләрен дә бер дигән итеп бизәп куя хәзер авыл халкы. Миңгәр авылында яшәүче Гөлшат һәм Әнәс Сөләймановларның капка төбендәге берсеннән-берсе матур кар сыннарына авылдашлары да сокланып үтә. Кечкенә кыз Зиләне сөендерү теләгеннән башланган могҗиза ишегалдына гына сыймаган, капка төбенә кадәр чыккан. - Көннәр...

Яңа елга табыннарны гына түгел, урамнарны, капка төпләрен дә бер дигән итеп бизәп куя хәзер авыл халкы. Миңгәр авылында яшәүче Гөлшат һәм Әнәс Сөләймановларның капка төбендәге берсеннән-берсе матур кар сыннарына авылдашлары да сокланып үтә. Кечкенә кыз Зиләне сөендерү теләгеннән башланган могҗиза ишегалдына гына сыймаган, капка төбенә кадәр чыккан.

- Көннәр салкын чакта үзебез кар белән суны бутап ясадык, җылыта төшкәч карны шулай гына әвәләдек. Иң башта Маша белән аюны ясаган идек, шуннан китте инде әкият геройлары, - ди Дилә Сөләйманова. Азат әтисе белән су ташыса, сыннарны әвәләү, аларга "күлмәк"ләр кидерү, каш-күз, иреннәр ясауны Дилә әнисе белән башкарган. Иң катлаулысы гармунчы Генаны ясау булган. Ясап бетергәч тә, һава торышы бераз җылынуга башы төшеп китеп җәфалаган, әмма чын Генадан бер дә ким чыкмаган.

- Эштән кайткач, карангыда да үзебез ут сузып ясадык. Кичтән сынны әвәләсәк, икенче көнне буяп куябыз. Авыл халкы да эшебезне күреп, мактап торгач, тагын да күңелләр күтәрелеп китте, - диләр Сөләймановлар. Капка төпләренә кардан сыннар ясаучылар быел тагын да арткан. Мәшәкатеннән курыкмыйча, матурлык тудырырга омтылучыларга афәрин дими, ни дисең!

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев