Саба таңнары
  • Тат Рус Лат
  • 27 гыйнвар 2014 яңалыклары

    • 27 гыйнвар 2014 - 15:34
      Кооператорлар еллык эшчәнлеккә хисап тотты
      Нурхан Дәүләтов фотолары.
      348
      0
      0
    • 27 гыйнвар 2014 - 15:34
      "Әфганнан Чечняга кадәр"
      Узган атнаның җомгасында район мәдәният йортына "Әфганстаннан Чечняга кадәр" төркеме үзләренең сугышчан җырлары белән чыгыш ясады. Әлеге төркем өч ел элек Базарлы Матак авылында оешкан. Алар районнарда Әфган, Чечня җирләрендә хезмәт иткән дуслары белән очраштылар. Тамашачылар сугышчан җырлар тыңлады, гаиләләре белән аралашты. Нурхан Дәүләтов фотолары.
      435
      0
      0
    • 27 гыйнвар 2014 - 05:46
      Җылырак киенегез, кырык градуслы салкыннар көтелә
      29-30 гыйнвар көннәрендә төнлә 30-35 градус салкын көтелсә, Татарстанның көнчыгыш һәм көньяк районнарында -40 градуслы салкын булыр дип фаразлый Республика Гидрометеорология үзәге.Республиканың төньяк районнарында уртача температура -30 градус булса, көньяк районнарда әлеге күрсәткеч минус 20-25 градуслар булыр дип көтелә. Һава торышының бу халәте нормадан 15-18 градуска түбәнрәк.
      441
      0
      0
    • 27 гыйнвар 2014 - 05:46
      Телефон номерлары үзгәрә
      (Казан, 27 гыйнвар, "Татар-информ"). Россиядә, 27 гыйнвардан башлап, кичектергесез хезмәтләрнең телефон номерлары үзгәрә. Шул рәвешле, янгын сүндерүчеләрне, полицияне, ашыгыч медицина ярдәме яки газ хезмәтләрен чакырту өчен, элеккеге номерлар алдыннан 1 санын җыю кирәк, ягъни 101, 102, 103 һәм 104. Шулай ук, электрон дәүләт хезмәтләре буенча консультация алу өчен, 115 номеры...
      454
      0
      0
    Реклама