Саба таңнары
  • Тат Лат
  • Телефон номерлары үзгәрә

    (Казан, 27 гыйнвар, "Татар-информ"). Россиядә, 27 гыйнвардан башлап, кичектергесез хезмәтләрнең телефон номерлары үзгәрә. Шул рәвешле, янгын сүндерүчеләрне, полицияне, ашыгыч медицина ярдәме яки газ хезмәтләрен чакырту өчен, элеккеге номерлар алдыннан 1 санын җыю кирәк, ягъни 101, 102, 103 һәм 104. Шулай ук, электрон дәүләт хезмәтләре буенча консультация алу өчен, 115 номеры...

    (Казан, 27 гыйнвар, "Татар-информ"). Россиядә, 27 гыйнвардан башлап, кичектергесез хезмәтләрнең телефон номерлары үзгәрә. Шул рәвешле, янгын сүндерүчеләрне, полицияне, ашыгыч медицина ярдәме яки газ хезмәтләрен чакырту өчен, элеккеге номерлар алдыннан 1 санын җыю кирәк, ягъни 101, 102, 103 һәм 104.

    Шулай ук, электрон дәүләт хезмәтләре буенча консультация алу өчен, 115 номеры кертелә. "Бала куркыныч хәлдә" линиясенә шалтыратырга кирәк булганда, 121, 122 яки 123 номерын җыю зарур, дип хәбәр итә федераль электрон ММЧ.

    Яңа номерларны стационар һәм мобиль телефоннардан җыярга була, алар телефон элемтәсе операторларының барысында да гамәлдә. Шул ук вакытта, элеккеге номерлар да бераз вакыт гамәлдә кала.

    Искәртеп үтәбез: кичектергесез хезмәтләр чакырту өчен, 2013 елның 12 августыннан бердәм "112" номеры турында федераль закон гамәлгә кергән иде. Бу номер буенча ашыгыч медицина ярдәме, полиция, аварияләр, газ хезмәтләрен, "Антитеррор" һәм ТКХның авария-коткару хезмәтләрен чакыртып була.

    Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


    Нравится
    Поделиться:
    Реклама
    Комментарии (0)
    Осталось символов: