Интернетта Януковичның үлеме турында хәбәр таралган
Евромәйдан активисты Михаил Лебедь Facebookтагы сәхифәсендә Украина президенты Виктор Януковичның үлеме турында хәбәр элгән. Лебедь сүзләренә караганда, бу турыда аңа Ростов кардиоүзәгендә эшләүче дусты әйткән. Янәсе кичә 23 сәгатьтә Януковичның йөрәк өянәге килеп, аны шушы кардиоүзәккә алып киләләр, берәр сәгатьтән президент җан бирә.
Ростов кардиоүзәгендә исә Януковичның үлемен кире кагалар....