18 апрель 2014 яңалыклары
-
18 апрель 2014 - 10:49Апас районында булган юл-транспорт һәлакәтендә 2 кешенең гомере өзелгәнБүген якынча сәгать 6.30ларда ТР ның Апас районы Апас-Төбәк Черкене автомобиль юлының 8 нче километрында юл-транспорт һәлакәте булды, нәтиҗәдә ике кеше һәлак булды. "Ниссан" йөртүчесе автомобиль белән идарә итүне югалткан, нәтиҗәдә, машина юл астына төшеп киткән һәм әйләнгән. Һәлакәт нәтиҗәсендә чит ил машинасының йөртүчесе һәм пассажиры урында ук җан биргән....
-
18 апрель 2014 - 10:08Бүген район мәдәният йортында табиблар концерт куяБүген район мәдәният йортында Район үзәк хастаханәсе коллективы "Бөек Җиңү яулап алганнарны чагылдырыйк әле җырларда" дигән сәнгать бәйгесе кысаларында иҗат-отчет концерты узачак. Башлана 19 сәгатьтә.
-
18 апрель 2014 - 09:53Фаҗига: юл-транспорт һәлакәтендә 1986 елгы машина шоферы һәлак булганКичә сәгать 3:30да Казан - Оренбург машина юлының Чистай районы турысындагы 152нче километрында "Лада Гранта" автомобилен йөртүче 1986 елда туган гражданин, "Узып китү тыелган" дигән юл билгесе торуына карамастан, юл хәрәкәте иминлеген тәэмин итүче тизлекне арттыра һәм каршы як полосага чыгып, 1970нче елгы автомобиль йөртүче утырган "Валдай" автомобиленә килеп бәрелә....
-
18 апрель 2014 - 09:29Чәбки-Саба авылында яшәүче Әминә Мөхәммәтвәлиевага 100 яшь тулды [+фото]Чәбки-Саба авылында яшәүче Әминә Мөхәммәтвәлиева әлеге авылның гына түгел, районның иң өлкән кешеләренең берсе. 15 апрельдә районыбызның ул йөзьяшәрләр сафына басып, үзенең бер гасырлык бәйрәмен каршылады.
-
18 апрель 2014 - 09:05Шыңарлылар Арчада узган "Салават күпере" фестивалендә уңышлы чыгыш ясап кайттылар16 апрельдә Кече Шыңар авыл мәдәният йортының "Наза" һәм "Каз канаты" балалар фольклор коллективлары, "Илһам" иҗат төркеме һәм "Әлфия" бию коллективы,нәфис сүз остасы Гөлчәчәк Гарифуллина Арчада, "Салават күпере" дип аталган балалар һәм яшүсмерләрнең милли мәдәни Республика фестивалендә уңышлы чыгыш ясап кайттылар.