Саба таңнары

Сабинский район

18+
2024 - Гаилә елы
Көн темасы

Чәбки-Саба авылында яшәүче Әминә Мөхәммәтвәлиевага 100 яшь тулды [+фото]

Чәбки-Саба авылында яшәүче Әминә Мөхәммәтвәлиева әлеге авылның гына түгел, районның иң өлкән кешеләренең берсе. 15 апрельдә районыбызның ул йөзьяшәрләр сафына басып, үзенең бер гасырлык бәйрәмен каршылады.

Тик әбигә әле 100 яшьне үзеннән бүтән берәү дә бирә алмас. Хәтере әйбәт, зиһене ачык, җор телен югалтмаган. Өйнең түрендә илгә-көнгә иминлек, тынычлык теләп утыручы әбидән йорттагы һәркем рух алып яшидер кебек. Сугыш чорында хатын-кызлар кичергән газапларны Әминә әби бүген куркыныч төш кебек сөйли. Ачлыктан калтырап торган килеш урман кисүләр, ир-атлар да күтәрә алмаслык юан-юан бүрәнәләрне елый-елый төяп озатулар, Шәмәрдәнгә ат белән көненә 2-3 юл олау ташуларын, хуҗалары кебек үк, мескен хайваннарның ачлыктан хәлсезләнеп егылуларын бүген дә тетрәнеп сөйли ул. Әмма хезмәтнең кешене бетерми, ныгыта гына икәнлеген Әминә әби мисалында тагын бер кат инанасың. " Эшләп кеше бетә торган булса, мин бу яшькә җитә алмаган булыр идем",- ди үткән елларын күңеленнән уздырып.

Сугышның беренче көннәреннән ире Нуриәхмәт чәчәк кебек хатынын, нәни улын калдырып илне сакларга китә. Хәбәрсез югалды, дигән язудан башка, бер хәбәре дә килми. "Капка ачылган саен, ул түгелме дип гомерем буе көттем", -ди Әминә әби. Улы Габделәхәтне сыңар канат астында инсафлы, эшчән итеп тәрбияләргә бар көчен куя. Улы авылның уңган кызы Сәгьдия белән тормыш корып, 22 ел Караганда өлкәсендә яши. 1989 елда Габделәхәт абый туган авылына кайтып төпләнә, яңа йорт җиткереп чыгалар. Әминә әбигә бердәнбер баласын үзе исән вакытта ук җирләргә язган булып чыга: Габделәхәт абый 2005 елда кинәт дөнья куя.

Әминә әбине 100 яшьлек юбилее белән муниципаль район башлыгы Рәис Миңнеханов тәбрикләп, Россия Президенты В.Путинның һәм Татарстан Республикасы Президенты Р.Миңнехановның Котлавын, бүләкләр тапшырды. "Безне дә кайгыртып утыралар мени, аларның болай да мәшәкатьләре күп бит, Аллаһның рәхмәтләре яусын", - дип Әминә әби Шулай ук юбилярны башкарма комитет җитәкчесе урынбасары Таһир Шәрәфиев, социаль яклау идарәсе начальнигы Марсель Хуҗин, "Шытсу" хуҗалыгы җитәкчесе Габделхәй Зәйнетдинов, Сатыш авыл җирлеге башлыгы Алмаз Галиев котлап, изге теләкләрен җиткерделәр. Бүген алар бер йортта дүрт буын вәкиле - 75 яшьлек килене Сәгъдия, оныгы Фәнил гаиләсе, оныкчыклары белән яшиләр. Дөрес, Сәгьдия апа Сабадагы фатирларын да буш тотмаска тырыша. Әлеге йорттагы үзара җылылык, килен-кайнана мөнәсәбәтләре, һәркемнең үз урыны булу һәркемне сокландырырлы. "Дәү әни өйдә булгач, тыныч күңел белән эшкә чыгып китәбез, ачык ишеккә кайтып керәбез, йортыбызга бик кирәк түгел, Ходай биргән гомерен шулай иминлектә үткәрергә язсын", - дип хөрмәтли килене Дилә. Дөньяның мең михнәтен татыган Әминә әбинең картлыгы, чын мәгънәсендә кадер-хөрмәттә үтә. Шулай була күрсен, ул моңа бик лаек.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев