Саба таңнары
  • Тат Рус Лат
  • 21 май 2014 яңалыклары

    • 21 май 2014 - 11:40
      Басу-кырларда эш тынмый: кукуруз чәчәләр
      Басу-кырларда эш тынып тормый. Кыр хезмәтчәннәре бөртеклеләр чәчүне тәмамлап, пландагы кукуруз мәйданнарының да 60 процентында эшне төгәлләделәр. "Явлаштау", "Туган як", "Тимершык" бүлекчәсе һәм "Мөхәммәтшин" хуҗалыгында соңгы гектарларда эш бара. "Икенче икмәк" - бәрәңгене быел 260 гектарда - "Юлбат", "Сатыш", "Шытсу, "Тимершык" һәм "Явлаштау" бүлекчәсендә игү планлаштырыла. Тимершыклылар 20 гектар мәйданда...
      249
      0
      0
    • 21 май 2014 - 11:08
      Сабада урыннардагы вәзгыятьне өйрәнү максатында халык белән очрашу, гражданнарны кабул итү үткәреләчәк
      Федераль башкарма хакимият органнарының эшчәнлеге турында кешеләр фикеренә мониторинг үткәрү, урыннардагы вәзгыятьне өйрәнү максатында экология, технология һәм атом күзәтчелеге Федераль хезмәтенең Идел буе идарәсе 30 майда (13-16 сәгатьләрдә) Саба муниципаль районында халык белән очрашу, гражданнарны кабул итү үткәрәчәк.
      225
      0
      0
    • 21 май 2014 - 06:44
      Районда шәхси эшмәкәрләрнең Пенсия фондына булган әҗәтләре 5 миллион сумнан артып киткән
      Россия Пенсия фондының Татарстан бүлеге суд приставлары белән берлектә 12 майдан 11 июньгә кадәр шәхси эшмәкәрләрнең вакытында түләнмәгән иминият кертемнәрен эзләп алу буенча акция үткәрә. Хәзерге көндә республикада шәхси эшмәкәрләрнең Пенсия фондына бурычлары 2 миллиард сумга җитә. Безнең районда да аларның әҗәтләре 5 миллион сумнан артып киткән. Бурычларны эзләү максатында...
      208
      0
      0
    • 21 май 2014 - 06:19
      Бразилиядә узачак футбол буенча дөнья чемпионаты Сабага күчә
      Районыбызда футбол уенын популярлаштыру, яшьләр арасында спортның әлеге төренә карата кызыксыну уяту һәм халык арасында сәламәт яшәү рәвешен пропагандалау максатында ирләр командалары арасында 2014 ел сезонына футбол буенча Саба муниципаль районы чемпионаты үткәрелә. Ярышларда 18 яше тулган ир-егетләрне берләштергән командалар катнаша. Чемпионат 2014 елның маеннан августына кадәр дәвам итәчәк. Ярышларда...
      221
      0
      0
    • 21 май 2014 - 05:06
      7 июньдә Миңгәрдә традицион Сабантуй үткәреләчәк
      2014 елның 7 июнендә Миңгәрдә традицион Сабантуй үткәреләчәк. Арендаторларны сәүдәдә катнашырга чакырабыз.Тел: 8-987-298-58-03. *Реклама.
      227
      0
      0
    • 21 май 2014 - 04:58
      Шәхси район беренчелегенә шашка ярышлары үтте
      13 майда авыл җирлекләре арасында команда чемпионаты һәм шәхси район беренчелегенә шашка ярышлары булды. Командалар арасында I урынга Саба шәһәр җирлеге чыкты. Икенче урынны Килдебәк, 3нче урынны Шәмәрдән авыл җирлекләре алды. Шәхси беренчелектә ир-егетләр арасында Илфат Ханнанов (Саба), хатын-кызлар төркемендә Гүзәл Кәримова (Юлбат) җиңү яулады. Сирена Кәримова (Юлбат), Фәния Шәмсетдинова,...
      200
      0
      0
    Реклама