Авылым минем - Олы Кибәче
Чит җирләргә китеп яшәсәм дә,
Килә сезне, өзелеп күрәсе.
Ашыга-ашыга кайтам авылыма
Туган ягым - Олы Кибәче.
К-та:
Сагындырды мине туган авылым,
Саба ягы -Олы Кибәче.
Әти-әнием минем, туганнарым,
Килә сезне кайтып күрәсе.
Ераклардан сезне күрергә кайтам
Авылым минем Олы Кибәче.
Тау астыннан шаулап, бәреп чыккан,
Җиде җирдән, салкын чишмәсе...