Саба таңнары

Сабинский район

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

Сәләтлеләр мәктәбендә Әтиләр көне

Бу җәйдә традицион бәйрәмнәребез янәшәсенә яңа бер бәйрәм өстәлде - халыкара әтиләр көне. Бу дата Америка Кушма Штатларында 1966 елдан бирле билгеләп үтелсә дә, безнең өчен быел гына билгеле булды дисәм дә ялгыш булмас, мөгаен. Июнь аеның өченче якшәмбесе шундый зур бәйрәм икәнлеген белгәч, бала-чага әтисен сөендерү өчен үз куллары...

Бу җәйдә традицион бәйрәмнәребез янәшәсенә яңа бер бәйрәм өстәлде - халыкара әтиләр көне. Бу дата Америка Кушма Штатларында 1966 елдан бирле билгеләп үтелсә дә, безнең өчен быел гына билгеле булды дисәм дә ялгыш булмас, мөгаен. Июнь аеның өченче якшәмбесе шундый зур бәйрәм икәнлеген белгәч, бала-чага әтисен сөендерү өчен үз куллары белән бүләк-открытка ясарга ашыккандыр, хатын-кызлар хәләл җефетләрен сөендерү өчен тәмле камыр ризыгы хәзерләгәндер. Ә без, иптәшем Алмаз белән якын-тирә урамдагы әтиләрне һәм малайларны җыеп, бәйрәм хөрмәтенә футбол турниры үткәрергә уйладык. Яңгыр сибәләп торуга һәм көн салкынча булуга да карамастан, көчләрен сынарга теләүче ир-егетләр дә, "Малайлар" Һәм "Әтиләр" командаларының мавыктыргыч уенын карарга теләүче җанатаралар да күп җыелды. 40 минут дәвам иткән киеренке ярыштан соң, 5:4 исәбе белән "Малайлар" командасы җиңү яулады. Бәйге барышында иң көчле уенчылар һәм капкачы да билгеле булды. Иң яхшы уенчылар булып малайлар арасында Адел Рафиков, ир-егетләр арасында район хәрби комисссариаты җитәкчесе Фәнис Закиров билгеләнде. Иң яхшы капкачы булып "Малайлар" командасыннан Айназ Дәүлиев билгеләнсә дә, "Әтиләр" командасы капкачысы "Сабаагрохим" җәмгыяте җитәкчесе Илһам Кәримов та сынатмады. Җиңүче команда Алмаз Димөхәммәтов кулыннан Күчмә кубок кабул итеп алды. Ләкин бу бәйгедә җиңелүчеләр булмады, чөнки әлеге бәйрэмнэн һәркем яхшы кәеф, энергия алды, шулай ук һәр кешегә дә истәлекле бүләкләр тапшырылды. Табигатнең иң матур вакытында үтүче Халыкара әтиләр көне безнең җирлектә тә бәйрәмгә әйләнсен, ә мондый турнирлар безнең урамыбызның матур традициясенә әйләнсен иде дигән теләктә калабыз.

Айгөл Димөхәммәтова

Байлар Сабасы

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев