Дөнья чемпионатында хатын-кызлар арасында 7 нче класста Галина Гороховатченко көч сынашачак.
Галина халыкара ярышларда беренче тапкыр 2024 елда Франциядә узган ITTF SQY French Para Open турнирында чыгыш ясый. Нибары ике сезон эчендә ул үз классында дөньяның иң көчле ун теннисчысы арасына керүгә ирешә.Бүгенге көндә Галина ITTF дөнья рейтингында 8 нче урынны били. Ә быелның октябрендә ул 7нче урынга күтәрелеп, үзенең иң югары күрсәткеченә иреште.
Паттайяда узачак дөнья чемпионатына Галина яхшы әзерлек, бай ярыш тәҗрибәсе һәм 2026 ел сезонының дәрәҗәле турнирларында яулаган медальләре белән килә.Галинага уңышлар һәм дөнья чемпионатында бар осталыгын күрсәтүен телибез!
Нет комментариев