Саба туган якны өйрәнү музеенда «Һөнәрчелектән — империягә» күргәзмәсе эшли башлады
Район яңалыклары

Саба туган якны өйрәнү музеенда «Һөнәрчелектән — империягә» күргәзмәсе эшли башлады

Сәүдә һәм һөнәрчелекнең үсеш юлы: тарихи образлар ярдәмендә Саба музеенда үткәннәрне күзалларга мөмкин.

Күргәзмәдә сез Россиядә һәм туган ягыбызда һөнәрчелек белән сәүдәнең ничек үсүе, аларның дәүләт оешуда нинди роль уйнавы турында кызыклы мәгълүматлар белән таныша аласыз. Биредә Идел Болгарындагы сәүдәгәрнең, XVII гасыр һөнәрчесенең һәм XVIII гасыр Казан туплар ясау ишегалды остасының тарихи образлары торгызылган. Алар ярдәмендә үткәннәргә сәяхәт итеп, тарихны тагын да якыннанрак күзалларга мөмкин. Күргәзмә инде бара! Тарих белән кызыксынучыларны Саба туган якны өйрәнү музеенда көтәләр!


Нет комментариев