Региональ юлны яктырту
Район яңалыклары

Региональ юлны яктырту

Төнге юллар куркыныч түгел: Югары Симет авылы аша үтүче юл яктыртылды!

Югары Симет авылы аша узучы региональ юлны яктырту эшләре төгәлләнде. Эшне "2026 - 2028 елларга Татарстан Республикасында гомуми файдаланудагы юлларда юл эшләре турында" программасы нигезендә ООО «Форс Мегастрой» эшчеләре башкарды. Барлыгы 2 км озынлыгында юлга 53 багана куелды. Кичке һәм төнге сәгатьләрдә багана утларыннан төшкән яктылык авыл халкына, җәүлеләргә һәм аеруча автомобиль йөртүчеләргә уңайлылык тудыра. Җитәкчеләргә һәм эшләүчеләргә рәхмәт белдерәбез!


Нет комментариев