12 август 2014 яңалыклары
-
12 август 2014 - 09:30Олы Шыңар авыл җирлегендә төзекләндерү, буяу, чистарту эшләре башкарылды [+фото]Бүгенге көндә Олы Шыңар авыл җирлегендә төзекләндерү һәм буяу,чистарту буенча күп кенә эшләр алып барыла. Җәйге каникул вакытында бу эшләрдә мәктәп укучылары зур ярдәм күрсәтә: күпер яннарын, зират йортын буйыйлар, юл буйларын һәм социаль биналар яннарын чабалар,чүп үләннәреннән арындыралар.
-
12 август 2014 - 06:54Районыбызда физкультурачылар көнен белгеләп үттеләр [+фото]Сәламәтлек - җәүһәр, диләр. Моңа ирешү өчен һәрдаим спортны тугры юлдашың итү кирәк. Спорт белән шөгыльләнү, үз сәламәтлегең өчен көрәшү - тормыш сыйфатын күтәрүдә бер адым булып тора. Нәкъ менә рухи һәм физик яктан сәламәт кешеләр гомер-гомергә җәмгыятьнең нигезен тәшкил итеп килә. Районыбызда укучыларга, яшьләргә, өлкәннәргә, гомумән, спортны яратучы һәркемгә...
-
12 август 2014 - 05:58Көрәшчеләр үстергән ШамилГомер агышлары… Яшәү яме, тормыш матурлыгы белән гомернең үткәне сизелми дә кала. Ир уртасына җиткән Тимершык урта мәктәбенең физик тәрбия укытучысы Шамил Шакиров өчен дә гомер агышлары шулай кебек.
-
12 август 2014 - 04:19Сабада кабат юл-транспорт һәлакәте: 6 кеше зыян күргән [+фото]9 август 16 сәгать 25 минутта Саба районында, Саба - Теләче автоюлында юл-транспорт һәлакәте булды. Ике җиңел автомобильнең бәрелешүе нәтиҗәсендә 6 кеше зыян күрде. Бөтен зыян күргән кешеләрне: уртача авыр хәлдәге 5 кешене Саба ашыгыч ярдәме бригадасы, авыр хәлдәге бер зыян күргән хатынны Республика һәлакәт медицинасы үзәгенең бригадасы республика клиник...