Саба таңнары

Сабинский район

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

Районыбызда физкультурачылар көнен белгеләп үттеләр [+фото]

Сәламәтлек - җәүһәр, диләр. Моңа ирешү өчен һәрдаим спортны тугры юлдашың итү кирәк. Спорт белән шөгыльләнү, үз сәламәтлегең өчен көрәшү - тормыш сыйфатын күтәрүдә бер адым булып тора. Нәкъ менә рухи һәм физик яктан сәламәт кешеләр гомер-гомергә җәмгыятьнең нигезен тәшкил итеп килә. Районыбызда укучыларга, яшьләргә, өлкәннәргә, гомумән, спортны яратучы һәркемгә...

Сәламәтлек - җәүһәр, диләр. Моңа ирешү өчен һәрдаим спортны тугры юлдашың итү кирәк. Спорт белән шөгыльләнү, үз сәламәтлегең өчен көрәшү - тормыш сыйфатын күтәрүдә бер адым булып тора. Нәкъ менә рухи һәм физик яктан сәламәт кешеләр гомер-гомергә җәмгыятьнең нигезен тәшкил итеп килә. Районыбызда укучыларга, яшьләргә, өлкәннәргә, гомумән, спортны яратучы һәркемгә физик культура белән шөгыльләнү өчен бөтен мөмкинлекләр дә тудырылган. Бу юнә­лештә районда барлыгы 106 физкультура-спорт корылмасы эшли. Спорт яратучыларга төп биш учреждение - "Нарат" боз сарае, Шәмәрдәннең "Яшьлек" яшьләр үзәге, Сабада йөзү бассейны, спорткомплекс һәм "Олимп" спорт мәктәбе хезмәт күрсәтә. 2013 елда "Олимп" футбол кыры базасында яңа спорт төре - комдагы футбол һәм волейбол мәйданчыклары булдырылды. Физкультура һәм спорт өлкәсендә барлыгы 185 кеше хезмәт күрсәтә. Спорт дөньясы елдан-ел яшь белгечләргә байый, 2013 елда әлеге өлкә 7 хезмәткәргә артты. Төрле объектларда даими үтеп торучы ярыш-бәйгеләр зур нә­тиҗәләргә ирешү генә түгел, беренче чиратта сә­ламәт яшәү рәвешен кайгырту, саулыкны ны­­гыту максатыннан үт­кәрелә. Районыбыз спорт­чылары да яңадан-яңа уңыш-күрсәткечләргә ире­шеп, үзләренең спорт биографияләрен ту­лы­лан­дырып торалар.­ Мәсәлән, Рушан Миңнегулов Сочида узган Паралимпия уеннарында ике тапкыр чемпион булу, бер көмеш медаль алуга иреште, Саади Исмаилов өстәл теннисы буенча Россия укучылары арасында узган алтынчы Спартакиадада җиңү яулады, Ришат Нигъмәтуллин апрель аенда самбо буенча Испаниядә узган Ев­­ропа беренчелегендә өчен­че урынны алды, бокс буенча Респуб­лика беренчелегендә егет­ләребез югары баскычларга күтәрелделәр. Пенсионерларыбыз да спорттан аерылмый, "Третий возраст" дип аталган Республика спартакиадасында ике тапкыр чемпион исемен яуладылар. Татарстан укучылары Спартакиадасында районыбыз укучылары 1урын яулап, районыбыз данын тагын да югары күтәрделәр. Әлбәттә, ярыш­ларда яулаган зур җиңүләр - спортчыларыбыз белән беррәттән, алар белән шөгыльләнүче тренерларның зур тырышлыгы нәтиҗәсе. Спорт­ны тугры юлдашлары иткән райондашларыбызга киләчәктә дә яңадан - яңа җиңүләр, физик ныклык, какшамас ихтыяр, көч-дәрман телибез.

Ирек Гарипов,

районның яшьләр эшләре һәм спорт бүлеге начальнигы.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев