Саба данын яклап: Сафиннар гаиләсе «Нечкәбил» фестивалендә катнашты
Район яңалыклары

Саба данын яклап: Сафиннар гаиләсе «Нечкәбил» фестивалендә катнашты

Саба районы данын яклап, Мәдинә һәм Радик Сафиннар Казанда узган «Нечкәбил» гаиләләр фестивалендә катнашты.

Райондашларбыз Сафиннар гаиләсе - "Нечкәбил" Татарстан гаиләләре фестивале катнашучылары!

Казанда «Нечкәбил» республика бәйгесенең Татарстан гаиләләре фестивале узды. Әлеге фестиваль гаиләләрнең рухи берләшүен, буыннар бәйләнешен, шәфкатьлелек, кече һәм зур Ватанга мәхәббәтне гәүдәләндерә.

 Бәйгедә районыбызның үрнәк гаиләләренең берсе – Мәдинә һәм Радик Сафиннар Саба данын яклады. Фестиваль шартлары буенча Сафиннар гаиләләре белән якыннан таныштырдылар, үзләренчә генә үреп барган гаилә матурлыгын күрсәттеләр, гаиләләренең традицияләрен, милли кыйммәтләрен яктырттылар, милли ризыклардан сыгылып торган мул өстәл әзерләделәр. Мәртәбәле жюри тарафыннар Сафиннарның чыгышы бик җылы кабул ителде, югары бәяләнде.

 Район данын яклаучы көләч йөзле “Нечкәбил”ебезгә бу бәйгедә уңышлар телибез! Гаиләгез һәрчак үрнәк, күркәм, нык һәм тулы бәхетле булсын! 

  

 


Нет комментариев