Россия Фәннәр академиясе мәгълүматлары буенча, илдәге 155 телнең 54 е (шул исәптән татар теле дә) юкка чыгарга мөмкин
Россия территориясендә 155 тел яши, шул ук вакытта рус теле һәм рус ишарәләр теле генә юкка чыгу куркынычы астында түгел. Җитди зәгыйфь категориясендә 39 тел исәпләнә, ә 15 тел югалу алдында калды, диелә Россия Фәннәр академиясенең Тел белеме институтының Россия телләрен саклау, торгызу һәм документацияләү буенча фәнни үзәге тикшеренүендә.
Моннан тыш, алеут-меднов һәм ительмен телләрендә берәр кеше калган. Сахалинда ильтин (орок) телендә, Хабаровск краенда негидаль һәм удэгей телендә 10 кешедән кимрәк кеше сөйләшә. Якынча шундый ук сандагы вәкилләр Якутиядә көньяк каһир телендә, Томск өлкәсендә көньяк селкуп телендә, Ленинград өлкәсендә водь телендә, Мурманск өлкәсендә йоканьг-саам һәм бабин саам телләрендә калган.
Институтта ассызыклап әйтүләренчә, телләрне тергезү өчен алып барылучы чаралар гына җитми. Моның өчен фестивальләр үткәрергә, мәктәптә телне укытырга, мультфильмнарны тәрҗемә итәргә һәм тел дәресләре оештырырга, шулай ук лингвистларның телне документлаштырулары кирәк.
Элегрәк хәбәр ителгәнчә, төп агым татар телендә сөйләшүчеләрнең акрынлап кимүен күздә тота. Россиядә татар телендә иркен сөйләшүче кешеләр саны кими бара. Яшьләр тормышта аны торган саен сирәгрәк куллана.
Чыганак: «Реальное время»


Нет комментариев