8 сентябрь – Русия халыклары телләре көне
Русия халыклары телләре көне – 2026 елда, РФ халыклары бердәмлеге елында беренче тапкыр билгеләп үтелүче яңа бәйрәм. Аны илебезнең милли байлыгы һәм тарихи-мәдәни мирасы булган Русиянең барлык халыкларының телләрен саклау, аларга ярдәм итү һәм үстерү максатында РФ Президенты 2025 елның 4 декабрендәге указы белән гамәлгә куйды.
Русия академиясе мәгълүматларына караганда, илдә 270тән артык Туган тел һәм диалекттан файдаланучы 193 халык яши, алар арасында иң киң таралганнары – рус, татар, чечен, башкорт, украин, чуваш телләре. РФ халыклары телләре көненең барлыкка килүе ил территориясендә таралган барлык телләрнең, дәүләт һәм урындагы сөйләшләрнең һәм диалектларның гаять зур әһәмиятен ассызыклый.


Нет комментариев