Сабада «Бер дулкында»:  Милли мәдәниятләр фестивале гөрләп узды
Район яңалыклары

Сабада «Бер дулкында»: Милли мәдәниятләр фестивале гөрләп узды

Саба районында «Бер дулкында» проекты кысаларында узган Милли мәдәниятләр фестивале төрле милләт вәкилләрен берләштереп, районның рухи байлыгын һәм халыклар дуслыгын тагын да ныгытты.

 "Яшьлек" яшьләр үзәге муниципаль бюджет учреждениесе, Татарстан Республикасы Рәисе Рөстәм Миңнеханов ярдәме белән үткәрелгән Татарстан Республикасы Яшьләр эшләре министрлыгының яшьләр  сәясәте учреждениеләре арасындагы грантлар конкурсында откан "Бер дулкында" проектын тормышка ашыруын дәвам итә.

Әлеге конкурс кысаларында, "Яшьлек" яшьләр үзәге  1 700 000 сумлык грант отты.  Әлеге проект кысаларында, 5нче сентябрь көнне, Шекше авылының Сабантуй мәйданчыгында, Милли мәдәниятләр фестивале узды. Фестивальнең  максаты — мәдәни мирасны саклау, милләтара мөнәсәбәтләрне ныгыту, яшьләрдә төрле халыкларның гореф‑гадәтләренә хөрмәт тәрбияләү. Бу көнне Саба районы авылларында яшәүче татар, рус, удмурт, чуваш, керәшен, башкорт, мари милләт вәкилләре үзләренең бердәм һәм дус халык булуларын күрсәттеләр.

“Әлеге бәйрәм халыкны берләштерә, җәмгыятьнең рухи баюына һәм тарихи тәҗрибәне буыннан‑буынга тапшыруга ярдәм итә”,- диде Саба муниципаль районы Башкарма комитеты җитәкчесе урынбасары, башкарма комитетның аппарат җитәкчесе Гарипов Ирек Рамазан улы.

 Фестивальдә Икшермә, Иштуган, Шекше мәдәният йортларыннан, Кырбаш авылы клубыннан килгән ансамбль коллективлары үзләренең осталыкларын күрсәтеп матур чыгыш ясадылар. Алар мәйданга махсус бизәлгән капка аша үзләренең милли җырларын башкарып керделәр. Һәр коллектив үзенең милли мәдәниятен җыр, бию, милли киемнәр, халык уеннары, кул эшләре һәм милли ризыклар аша тәкъдим итте. Теләгән һәр кеше мәйдан уртасындагы  фотозонада сүрәткә төшә алды. Алып баручылар Фаил Баязитов һәм Рамил Закиров, җырчылар Зәринә Хасаншина, Илназар, Фәнзил фестивальнең бизәге булып, килгән кунакларны биетеп, җырлатып күңелләрен ачтылар.

Фестивальгә килүчеләр өчен шулай ук күңелле стартлар, волейбол, “Атта чабу”, “Таба белән коймак эләктерү” кебек кызыклы уеннар да оештырылды. Уеннарда җиңүчеләргә, махсус милли киемнәрдән әзерләнеп килгән, чыгыш ясаган коллективларга, “Яшьлек” яшьләр үзәге директоры Делюс  Закиров рәхмәт хатлары тапшырды.

“ Проектны тормышка ашыруда ярдәм итүегез, матур чыгышларыгыз, уеннарыгыз өчен рәхмәт. Гел шулай дус яшәгез, бергәләп күңел ачыгыз, бәйрәм итегез”, - диде ул.

Фестиваль һәр катнашучыга үз халкының мәдәнияте белән горурлану, башка милләтнең традицияләрен хөрмәт итү һәм яңа дуслар табу мөмкинлеге бирде. Саба районында үткәрелә торган мондый чаралар халыклар арасында дуслыкны ныгытуга, яшь буынга милли кыйммәтләрне җиткерүгә һәм районның мәдәни тормышын баетуга хезмәт итә.

    

​Сабада «Бер дулкында» проектының ачылыш тантанасы  ​
​Сабада «Бер дулкында» проектының ачылыш тантанасы 

 


Нет комментариев