Саба район үзәк хастаханәсе хезмәткәрләре махсус хәрби операциядә катнашучы сугышчыларның иминлеген тәэмин итү максатында, маскировка челтәрләрен үрү буенча волонтерлык хәрәкәтенә кушылды.
Махсус хәрби операциядә (СВО) катнашучы хәрбиләргә ярдәм йөзеннән Саба район үзәк хастаханәсе хезмәткәрләре маскировка челтәрләрен үрү буенча волонтерлык хәрәкәтенә кушылды. Бу челтәрләр хәрби техниканы, окопларны, блиндажларны һәм шәхси составны разведканың төрле төрләреннән саклау өчен файдаланыла. Мондый челтәрләр булдыру-сугышчыларыбызның иминлеген тәэмин итүгә мөһим өлеш кертү.


Нет комментариев