«Өч дус юкәсе»нең моңсу язмышы: Тимершыкта 40 еллык хәтер киселде
Безгә язалар

«Өч дус юкәсе»нең моңсу язмышы: Тимершыкта 40 еллык хәтер киселде

Тимершыкта 1981 елда өч дус истәлегенә утыртылган юкәләр, электр чыбыкларына якын булу сәбәпле, киселде.

3 сентябрь көнне урамда электр чыбыкларына таба якын булып үскән агачлар киселде. Бу эшне район электр челтәре оешмасы башкарды. Юкәләр тулысынча һәм өлешчә киселде, шулай итми булмый, чөнки алар хәзер тирә-якка куркыныч тудыра башлаган: чыбыкларга якын, гомумән авып китү куркынычы зур. Бу юкәләр урамда кайчан барлыкка килгән соң? Кемнәр нигә утырткан? Әлеге сорауларга җавап эзләп тә алдык. Һәр нәрсәнең тарихы булган кебек, аларның да үз тарихы бар. Бу да безнең авыл тарихының бер өлеше.

1981 ел көзендә, безнең Илдус абый, армиягә барасы елында, 3 юкә, 1 американский клен утыртырга ниятләгән. Йомгалак урамына сәпит белән менеп алып төштем, дип сөйли ул аларны. Агачларны өй каршына-урам якка туганнан туганы - күрше Илшат абый белән бергә утыртканнар. Юкә юкка гына булмый, алар өч дуска багышлана: Илдус абый үзе, Фәргать абый Бәгъдәнуров, Әгъзам абый Хановка. Аннары бу агачлар төпләнеп үсеп китәләр. Илдус абый һәрчак аларны карап-күзәтеп йөри.

Фотографиядә Илдус абый Нуруллин һәм Фәргать абый Бәгъдәнуров
Фотографиядә Илдус абый Нуруллин һәм Фәргать абый Бәгъдәнуров

Равил абый Шайдуллин хәтирәләре:

"Яшь вакытта агач утыртырга кызыга идек. Урамда Габидин абыйларың капка төбендә генә юкә үсә: тирә- якка матурлык таратып, яз көне чәчәк исен аңкытып утыра иде. Шуңа кызыгып, 80 еллар тирәсендә урамдагы егетләр җыелып, без дә капка төпләренә юкә утыртырга булдык. Йомгалак урманыннан кечкенә юкәләр казып алып төштек, аның бер өлеше төпләнеп үсеп китте. Төпләнгәннәре хәзер Нуруллиннар, Газизҗановлар, Шайдуллиннар, Нотфуллиннар капка төбендә үсә. 

Ул чакларда "америка клены" дигән яңа агач барлыкка килде. Каян табарга, дип, эзләп йөрдем башта. Тау башында яшәүче Шәрхемулла абыйлар кырыеннан таптым мин аны. Кленны да утырттым, анысы ярый төпләнеп китмәгән әле".

Әйе, элек агач утырту йола кебек булган, диикме. Чөнки өйләнешкән елны әти белән әни дә туй истәлеге итеп юкә, шомырт, сирень утырткан булганнар.

Чыганак: «Тимершык көндәлеге»


Нет комментариев