Саба таңнары

9 сентябрь 2014 яңалыклары

  • 9 сентябрь 2014 - 11:05
    Бүген айны гадәттән тыш зур формада күреп булачак
    Әлеге астрономик күренеш Ай һәм Җир бер-берсенә максималь дәрәҗәдә якынлашкан вакытта барлыкка килә. Бу вакытта Ай гадәттәгедән 14 процентка зуррак һәм 30 процентка яктырак булып күренә. Әйтергә кирәк, Ай агымдагы елда инде өченче тапкыр Җиргә шулай якын килде. Әлеге гадәттән тыш күренеш белән 12 июль һәм 10 август көннәрендә хозурланырга...
    772
    0
    0
  • 9 сентябрь 2014 - 10:28
    Татарстанда кабат юл-транспорт һәлакәте: корбаннар бар
    Республика ЮХИДИ идарәсеннән бүген алынган белешмә буенча, 5 сентябрь кичке 9да Мәскәү - Уфа юлының Актаныш районы турысындагы 1161 нче чакрымында икенчел әһәмияттәге юлдан барган "Дэу Нексия" төп юлдан килгән "Скания"гә бәрелгән. Бу очракта "Дэу Нексия"дә барган 1949 нчы елгы ир кеше төп юлдан барган машинага юл бирмәгән, дигән беренчел...
    921
    0
    0
  • 9 сентябрь 2014 - 10:14
    Концерт барышында Айдар Галимов өстенә бер чиләк салкын су койганнар [видео]
    Бу хәл 28 август көнне Башкортстанның Бишбүләк районында узган концертта була. Өстеңә салкын су сибеп, мохтаҗ балаларга ярдәм итү флешмобы дөнья буйлап атлый. Ice Bucket Challenge дип аталган чарада бик күп кеше катнашты инде. Менә бу шаукым татар җырчыларына да килеп җитте. Шушы көннәрдә өстенә суны Айдар Галимов та тондырган....
    537
    0
    0
  • 9 сентябрь 2014 - 06:52
    Шөпшә аркасында автобус баганага килеп бәрелгән [фото]
    7 нче сентябрь көнне Казанда Вишневский һәм Калинин урамнары чатында маршрут автобусы баганага килеп бәрелгән. Нәтиҗәдә, 4 пассажир сырхауханәгә озатылган. Зыян күрүчеләрнең хәле уртача, дип хәбәр итә медиклар. ЮХИДИ идарәсе инспекторы сүзләренә караганда, автобус йөртүчесе шөпшә чаккан соң аңын югалткан, дип хәбәр итә Матбугат.ру.
    444
    0
    0
  • 9 сентябрь 2014 - 06:24
    Участок инспекторлары өй туе үткәрде [+фото]
    Дүшәмбе көнне Тимершык һәм Иске Икшермә авылларында тантаналы төстә участок уполномоченные өчен төзелгән полиция терәк пункты белән берләштерелгән йортлар ачылды. Икшермәдә участок инспекторы булып, моңарчы Сатыш, Шытсу җирлекләренә кергән авылларда тәртип саклаган Илсур Бәдредтинов эшләячәк һәм яшәячәк. Ә Тимершык ягында Кукмарадан килгән тәртип саклаучы Марат Гатин хезмәт куячак. Ул Кукмара...
    482
    0
    0
Реклама