Саба таңнары
  • Тат Рус Лат
  • 22 сентябрь 2014 яңалыклары

    • 22 сентябрь 2014 - 09:20
      “Сабантуй” стендка ату һәм спортинг комплексында стендка ату буенча ярышлар үтте [фоторепортаж]
      Узган якшәмбедә Бөрә урманында мылтык тавышлары яңгырап торды. Һич кенә дә киек-җанвар, кош-корт ауларга чыкмаган иде аучылар. Күптән түгел ачылган "Сабантуй" стендка ату һәм спортинг комплексында узган ярышка килгәннәр. Күренеп тора: иңнәрендә мылтык, күзләрендә очкын. Әле ниндие генә диген?! Тәлинкәләргә ядрәне күбрәк тидерүгә, җиңүгә омтылыш. Ядрә никадәр күбрәк тия, шулкадәр...
    • 22 сентябрь 2014 - 06:04
      “Тургай”лылар - көзге кросста [+фото]
      20 сентябрьдә Иске Икшермә авыл җирлеге тарафыннан анда урнашкан оешмаларда эшләүче хезмәткәрләр арасында "Көзге кросс" үткәрелде. Бу чарада шушы авылда урнашкан "Тургай" приюты хезмәткәрләре дә актив катнашты. Хезмәткәрләр үзләренең осталыкларын, җитезлекләрен хезмәтттә генә түгел, һәрбер спорт ярышларында, мәдәни чараларда да бик теләп күрсәттеләр һәм уңай нәтиҗәләре дә бар.
    • 22 сентябрь 2014 - 05:15
      “Тургай” приютында тәрбияләнүче балаларны Казан шәһәренә сәяхәткә алып барганнар
      Икшермә авылында урнашкан "Тургай" приютында тәрбияләнүче балалар өчен аларны тәрбияләүчеләр, уку елы башлану уңаеннан, бик истәлекле, куанычлы көн бүләк иткән. 14 сентябрь көнне аларны башкалабыз Казан шәһәренә сәяхәткә алып барганнар. Программа нигезендә беренче булып тарихи урыннар белән танышсалар, балаларны иң куандырганы Мәскәү һәм Казан артистлары катнашында куелган цирк булган.
    • 22 сентябрь 2014 - 04:27
      Игьтибар, сак булыгыз: сабалыларга төлке һөҗүм итә
      Соңгы елларда урман җәнлекләренең торак пунктларда күренүләре хакында хәбәрләр еш ишетәбез. Бигрәк тә төлкеләр әрсезләнде шикелле.
    • 22 сентябрь 2014 - 04:12
      Шәһәр яны поездларының йөреше туктатыла [исемлек]
      "Россия тимер юллары" ачык акционерлык җәмгыятенең Горький пассажирлар хәрәкәте һәм инфраструктурадан файдалану хезмәте хәбәр иткәнчә, 2014 елның 1 октябреннән түбәндәге шәһәр яны поездларының йөреше туктатыла: №6433 Вятские Поляны - Арча; №6924 Казан - Кизнер; №6429 Сосновка - Казан; №6425 Вятские Поляны - Казан; №6431 Сосновка - Казан; №6440 Казан -...
    Реклама