Саба таңнары

Сабинский район

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

“Сабантуй” стендка ату һәм спортинг комплексында стендка ату буенча ярышлар үтте [фоторепортаж]

Узган якшәмбедә Бөрә урманында мылтык тавышлары яңгырап торды. Һич кенә дә киек-җанвар, кош-корт ауларга чыкмаган иде аучылар. Күптән түгел ачылган "Сабантуй" стендка ату һәм спортинг комплексында узган ярышка килгәннәр. Күренеп тора: иңнәрендә мылтык, күзләрендә очкын. Әле ниндие генә диген?! Тәлинкәләргә ядрәне күбрәк тидерүгә, җиңүгә омтылыш. Ядрә никадәр күбрәк тия, шулкадәр...

Узган якшәмбедә Бөрә урманында мылтык тавышлары яңгырап торды. Һич кенә дә киек-җанвар, кош-корт ауларга чыкмаган иде аучылар. Күптән түгел ачылган "Сабантуй" стендка ату һәм спортинг комплексында узган ярышка килгәннәр. Күренеп тора: иңнәрендә мылтык, күзләрендә очкын. Әле ниндие генә диген?! Тәлинкәләргә ядрәне күбрәк тидерүгә, җиңүгә омтылыш. Ядрә никадәр күбрәк тия, шулкадәр очко һәм син җиңүче! Көндәшләр - әлеге спорт төре буенча узган ярышларда күп тапкырлар үзләрен сынаган спортчылар. Һәр мәргән үзе өчен көч сынашты ул көнне. Ярышларның Урманчылар көне уңаеннан оештырылуы да очраклы түгел. Аучылык һәм табигать бер-берсенә нык бәйләнгәнлеге барыбызга да мәгълүм. Комплекс югары таләпләргә туры китереп эшләнгән. Олимпия чемпионнары әзерләү өчен дә мөмкинлек бар.

Ярышта Киров өлкәсеннән, Йошкар-Ола, Казан, Мари Иленнән, Әлмәттән сигез командада 46 уенчы катнашты. Уеннар алты мәйданчыкта узды. Аучылар дүрт, спортчылар җиде команда да көч сынашты.

Ярышны тантаналы ачуда район башлыгы Рәис Миңнеханов катнашучыларны җылы сәламләде һәм барсына да спортта уңышлар теләде.

- Киләчәктә безнең монда атарга өйрәнү һәм атта йөрү буенча мәктәп булачак. Безнең максат балаларны, яшьләрне нинди дә булса шөгыльле итү, өйрәтү. Ә шөгыль ул - тәртип, - ди район башлыгы.

Спортның шушы төре белән югары дәрәҗәгә ирешкән, тормышта үз урынын тапкан Атказанган спорт мастеры, стендка ату буенча Олимпия бронза призеры Василий Мосин да шул фикердә:

- Мондый спорт корылмасы булу район өчен, бигрәк тә аучылар һәм ау яки спорт белән кызыксынучыларга зур булышлык итә. Балалар тәрбияле, түземле, акыллы, табигатьне яратучы булып үсәләр. Икенче мөһим ягы шунда - аучылар коралларны дөрес файдаланырга өйрәнә.

Бирегә килгәнче әлеге спорт төренең ни дәрәҗәдә кирәклеген, әһәмиятен дә аңлап җиткермәгән идем. Хатын-кыз фикерләве башкачарак бит ул: мылтыктан атуны өнәп бетермибез. Аучылар, спортчылар белән аралаша торгач фикер үзгәрде.

- Безнең якта шушындый мөмкинлекләр булса, мин улымны да, кызымны да бүгеннән үк шушында йөртер идем. Коралның нәрсә икәнен, аны кайда кулланырга ярый, кайда юк икәнен аңлап үсә балалар. Без моңарчы Киров өлкәсенә барып күнегүләр үткәрә идек. Хәзер инде бирегә киләчәкбез, - ди Арча егете, Лесхоз урманчылыгының өлкән егеры Рәмис Әсәтов.

Һәр катнашучы уен кагыйдәсе буенча 50 мишеньгә 75 ядрә атырга тиеш иде. Мишеньгә ату кош аулау кебек, әмма җәнлек аулаудан аерыла. Җәнлек барган җиреннән туктап яки ятып торырга мөмкин. Ә кош, бу очракта тәлинкәләр, бер ноктадан чыгып оча, яшен тизлегендә җиргә төшкәнче син аны эләктерергә тиешсең. Төрле яклап очып чыккан тәлинкәләргә тидерү бик читен. Әмма уенчыларның яхшы күнегүе, физик әзерлеге һәм үзләре белән идарә итә белүләре уңышка китерде. Саба стендчылары ярышларда үзләрен уңай яктан күрсәттеләр. Өч кешедән торган безнең Сабаның "Охотник" командасы - 1, әлмәтлеләр - 2, шәмәрдәнлеләр 3 урынга чыкты. Спортчылар арасында иң оста мәргәннәр булып Казаннан килгән егетләр танылды. Аучылар арасында шәхси беренчелектә Сабадан Илнар Гарипов 50 мишеньгә 38 ядрә тидереп җиңүче булды.

Спортчы өчен һәр ату - аерым старт, ул аны җентекләп уйлый, шуңа үзен әзерли. Һәм шулай - көнозын, иртәдән кичкә кадәр уенчылар сайлаган спорт төрен яратулары, кирәкле мизгелдә үзләрен туплый алулары, түземлекләре, яхшы физик әзерлекләре белән аерылып тордылар.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

2
X