Саба таңнары

1 октябрь 2014 яңалыклары

  • 1 октябрь 2014 - 10:39
    Алинә Сафиуллина һәм Эльвира Хамматова күп балалы әниләр булганнар [видео]
    Чынлыкта бу хәл клипта гына булган икән. Алинә белән Эльвира бу клипны "Бәхетле язмыш" җырына төшергәннәр. Карыйбыз:
    1181
    0
    0
  • 1 октябрь 2014 - 07:58
    Чаллы кибетеннән сатып алган пирог эченнән таракан йөгереп чыккан
    Чаллыда яшәүче Ләйсән "Халык контроле"ндә шикаять калдырган. "110нчы универсамның камыр ризыклары бүлегендә пирог сатып алдым. Өйгә алып кайтып кисә башласам, исән таракан чыкты. Универсам халык арасында популяр, болай дәвам итсә, нәтиҗәләр аянычлы тәмамланырга мөмкин", - дип нинди дә булса гамәлләр кылуны үтенә Чаллы кызы. Әлеге хәбәр Роспотребнадзорның Татарстан бүлегенә җибәрелгән.
    1162
    0
    0
  • 1 октябрь 2014 - 07:47
    Еникий-Чишмә авылы сабалыларны “Авыл туена” чакыра
    Үз вакытында Кызыл Йолдыз районына кергән Еникий-Чишмә авылы 3 октябрьдә якташларын, сабалыларны "Авыл туена" чакыра. Бәйрәм кысаларында шактый күркәм чаралар, күңел ачулар, бәйгеләр күздә тотыла. Татарча көрәш яратучыларны күрше районнардан да киләчәк ир-егетләр катнашында киеренке тамаша көтә. Саба көрәшчеләре дә бәйгегә чакырулы. Бәйрәмне көне буена Татарстанның халык җырчысы Рөстәм Закиров...
    1161
    0
    0
  • 1 октябрь 2014 - 07:33
    Бүген өлкәннәрне бушлай мунча, кайнар чәй, коймак көтә
    Коммуналь хуҗалыклар өлкәннәр ун­көнлегендә пенсионерларга бушлай мунча хезмәте күрсәтүне оештыра. Са­ба күптармаклы җитештерү предприятиесе мунчасы өлкәннәрне 1 октябрьдә көндезге 12дән 16.30 сәгатьтә, Шәмәрдән мунчасы 3 октябрьдә 13 сәгатьтән кичке 8гә кадәр кабул итә. Пенсионерларны кайнар чәй, коймак, бал белән сыйлаячак­лар.
    1110
    0
    0
  • 1 октябрь 2014 - 06:31
    Өлкәннәр көне белән!
    Хөрмәтле өлкән буын вәкилләре! Кадерле ветераннар! Ихлас күңелдән сезне Өлкәннәр көне - зирәк акыллылык һәм игелеклелек бәйрәме белән тәбрик итәбез.
    1049
    0
    0
  • 1 октябрь 2014 - 06:26
    Халыкара өлкәннәр көне уңаеннан Сабада “Кайгырту” фондына иганә җыю буенча радиомарафон үтә
    Бүген 1 октябрьдә Халыкара өлкәннәр көне уңаеннан "Саба дулкыннары" телерадиокомпаниясе "Кайгырту" фондына иганә җыю буенча радиомарафон үткәрә. Аз керемле гаиләләргә, мохтаҗларга, янгыннан зыян күрүчеләргә, өлкәннәргә булышу максатында оештырылган чарада Саба муниципаль районы башкарма комитеты, ветераннар советы, социаль яклау учреждениеләре, оешма-предприятиеләр җитәкчеләре, авыл җирлекләре башлыклары катнаша. Марафонда өлкәннәр турында компания журналистлары...
    825
    0
    0
  • 1 октябрь 2014 - 04:19
    "Көзге кросс"тан фоторепортаж
    Зәмирә Сәмигуллина фотолары.
    1316
    0
    0
Реклама