Саба таңнары

Сабинский район

18+
2024 - Гаилә елы
Көн темасы

Өлкәннәр көне белән!

Хөрмәтле өлкән буын вәкилләре! Кадерле ветераннар! Ихлас күңелдән сезне Өлкәннәр көне - зирәк акыллылык һәм игелеклелек бәйрәме белән тәбрик итәбез.

Әлеге бәйрәм - буыннар бердәмлеге, еллар бәйләнеше символы, шулай ук Сезгә - әти-әниләребезгә, әби-бабайларыбызга, сугыш, хезмәт ветераннарына, өлкән яшьтәгеләргә шәһәр һәм районыбыз үсешенә керткән өлешләре, күпьеллык намуслы хезмәтләре, тормыш тәҗрибәләре, игелекләре өчен җылы рәхмәт сүзләребезне ирештерү мөмкинлеге. Сезнең иңнәрегездә зур эшләр - Бөек Ватан сугышында җиңү, сугыштан соңгы елларда илебезнең куәтен һәм абруен торгызу буенча фидакарь хезмәт кую, балаларыгыз һәм оныкларыгызның киләчәге турында кайгырту ята. Еллар сезнең рух һәм көч-куәтегезне киметми. Күпләрегез бүген дә актив җәмәгать эшчәнлеге белән кайнап яши, мәдәни һәм спорт чаралары оештыруда да катнашасыз, өлкән буын кешеләренең тормышын кызыклы, эчтәлекле, матур итәргә омтыласыз.

Саба муниципаль районы Советы һәм башкарма комитеты, оешма-предприятиеләр, учреждениеләр, хезмәт коллективлары сугыш һәм хезмәт ветераннарына ярдәм итүдә барлык мөмкинлекләрдән дә файдаланырга тырышалар. Үзләренең элеккеге хезмәткәрләренә - бүген лаеклы ялга чыкканнарга кайгыртучанлык һәм игътибар күрсәтүче коллективлар рәхмәт сүзләренә лаек!

Озак еллар сәламәтлектә яшәргә язсын сезгә! Һәммәгезгә дә бәхет, иминлек, күтәренке күңел телибез! Янәшәгездә һәрвакыт сезне яраткан балалаларыгыз, оныкларыгыз, якыннарыгыз булсын һәм өлкәннәргә карата игътибарлы, ихтирамлы булуны һәркем көндәлек бурычы итеп тойсын.

Саба муниципаль районы Советы һәм башкарма комитеты.

Бәйрәм котлавы

Берләшкән Милләтләр Оешмасының Генераль ассамблеясы 1 октябрьне Халыкара өлкәннәр көне дип игълан иткәнгә дә 24 ел вакыт узды. Шушы көнне зурлап бәйрәм итү районыбызда да матур гадәткә керде. Быелгы Халыкара өлкәннәр көне Бөек Җиңүнең 70 еллыгы алдыннан билгеләп үтелүе белән аеруча әһәмияткә ия. Өлкәннәребез - сугыш еллары һәм соңгы авыр чор михнәтләрен үз тормышларында күргән ихтирамга лаек олпат затлар. Сез һәрвакыт кешеләргә гаделлек, намуслылык, җаваплылык һәм ватанпәрвәрлек үрнәге күрсәт­тегез. Шуның өчен сезнең алдыгызда баш иябез. Батыр тормыш юлыгыз белән горурланабыз. Бүген дә республикабызның, районыбызның иҗтимагый тормышында актив катнашасыз, яшьләргә матур тормыш итү һәм хезмәт үрнәге күрсәтәсез.

Кадерле ветераннарыбыз! Районыбыз хакимияте безнең мәнфәгатьләр хакына шактый гына социаль яклау чаралары күрә. Әмма аларның бары­бызның да лаеклы картлыгын тәэмин итәрдәй булмавын беләбез. Ил, республика, район җитәкчеләренең өлкәннәрнең тормышын яхшырту өчен мөмкинлекләр эзләвен хуплыйбыз, яшәү шартларының тагын да яхшырачагына зур ышаныч белән карыйбыз.

Сезне Халыкара өлкәннәр көне белән ихлас күңелдән котлыйбыз, саулык-сәламәтлек, көр күңеллелек, озын гомер, гаиләләрегезгә тынычлык телибез. Бәйрәм белән сезне, хөрмәтле ветераннар!

Район ветераннар советы.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев