Саба таңнары
  • Тат Рус Лат
  • 30 октябрь 2014 яңалыклары

    • 30 октябрь 2014 - 12:28
      Бер балыкчы боз астына төшеп киткән
      Октябрь суыклары елгаларны боз белән каплый башлаган иде. Әмма күпчелек балыкчылар бозның ныклыгын тикшереп тормыйлар бит. Яшел Үлән районының Октябрь поселогында яшәүче 37 яшьлек ир шул сәбәпле гомере белән хушлашкан, дип яза "Татар информ" матбугат агентлыгы. 27 октябрьдә Идел култыгында балык тотканда ул боз астына төшеп киткән. Моны күргән икенче...
    • 30 октябрь 2014 - 12:21
      Саба аграр көллияте базасында “Наркотикларсыз тормыш” чарасы узды [+фото]
      Бүген, Саба аграр көллияте базасында "Наркотикларга - юк" айлыгы кысаларында "Наркотикларсыз тормыш" чарасы узды. Көллият студентлары һәм мәктәп укучыларына табиблар, хокук саклаучылар наркоманиянең никадәр зур афәт булуы турында лекция укыды. Шулай ук район үзәк хастаханәсе табиблары укучыларга венерик авыруларның ни рәвешле йогуы һәм аны булдырмый калу өчен ниләр эшләргә кирәклеге...
    • 30 октябрь 2014 - 11:58
      Түзсен генә укучы: укучылар арасында Бөтенрусия тикшерү эшләре уздырырга җыеналар
      Ел азагында төгәл фәннәр буенча уңыш һәм уңышсызлыкларын күзәтү өчен, укучылар арасында 2016нчы елдан башлап Бөтенрусия тикшерү эшләре уздырырга җыеналар. Андый эшләрне алар ел саен язар дип ниятләнелә. Даими контроль эшләр үткәрү балаларга имтиханнарга ияләшергә, алга таба дәүләт имтиханнарында стрессларын киметергә мөмкинлек бирәчәк, дип саныйлар РФ Мәгариф һәм фән министрлыгында....
    • 30 октябрь 2014 - 11:30
      Киләсе атнада сабалылар ике көн генә эшли
      Россия Федерациясе Хезмәт Кодексының 112 маддәсе нигезендә, 4 ноябрь - Халыклар бердәмлеге көне - эшләми торган бәйрәм көн. 6 ноябрь - Татарстан Республикасы Конституциясе көне. Россия Хөкүмәтенең 2013 елның 28 маенда чыккан "2014 елда ял көннәрен күчерү турында"гы 444 санлы карары нигезендә, 2014 елның 24 февралендәге (дүшәмбе) ял көне 3...
    • 30 октябрь 2014 - 10:53
      Гаебе шул: мулла булган
      Узган гасырның 30нчы елларында илебез зәңгәр күген кара болыт каплап ала. Репрессия. Аның шомлы шәүләсе СССРның бөтен киңлекләренә тарала. Бу кара болыт хезмәт сөюче, иреккә омтылучы гаиләләргә газаплы тормыш китерә.
    • 30 октябрь 2014 - 10:36
      Казан-Шәмәрдән юлында юл-транспорт һәлакәте: корбаннар бар [+фото]
      Бүген, 30 октябрь көнне, 6 сәгать 48 минутта Казан-Шәмәрдән юлының 56нчы чакрымында юл-транспорт һәлакәте була - машина юл читенә төшеп каплана. Хәзерге вакытта һәлакәтнең сәбәпләре ачыклана. Корбаннар бар. Фото МЧС сайтыннан алынды.
    • 30 октябрь 2014 - 07:08
      Угры кыйммәтле йозакны да ача
      Ярты гасырдан артык та­рихы булган ведомстводан тыш сак бүлекчәсе хезмәткәрләре кичә һө­­нәри бәйрәмнәрен бил­­геләп үтте.
    Реклама