Угры кыйммәтле йозакны да ача
Ярты гасырдан артык тарихы булган ведомстводан тыш сак бүлекчәсе хезмәткәрләре кичә һөнәри бәйрәмнәрен билгеләп үтте.
Әлеге хезмәт - районыбызда килешү нигезендә гражданнарның, оешма-предприятиеләрнең милекләре иминлеген тәэмин итү буенча түләүле хезмәт күрсәтүче бердәнбер учреждение. Аның эшчәнлеге турында сак бүлекчәсе начальнигы Айдар Галиев сөйли:
- Сабадагы ведомстводан тыш сак коллективы бәйрәмгә үз бурычларын үтәп килә. Моны 9 айлык эш күрсәткечләре раслый. Хәзерге көндә ведомстводан тыш сак бүлекчәсенә 228 объект карый. Күбесе камилләшкән "Струна-GSM" сигнал системасы ярдәмендә саклана. Алардан үзәкләштерелгән каравыл пультына сигнал радиоканал аша яшен тизлегендә алына. Приборларыбыз бик сизгер, объект эчендә мәче йөрсә дә, ачык калган форточкадан җил керсә дә, пультка сигнал килә. Инфра-кызыл хәрәкәт датчигы яисә тәрәзә ватылган тавышка эш итә торган аваз датчиклары әнә шулай эшли. Угры кыйммәтле йозакны да ача, ә безнекен- юк. Шуңа күрә саклана торган объектларга беркем үтеп керә алмый. Урамнарда патрульлек итүче тоткарлау төркемнәре эшчәнлеге дә пульт аша көйләнә.
Хәзерге вакытта 116 объект полиция нарядын экстрен чакырту төймәсе белән "коралланган". Дөрес, андый җайланманың кирәге чыга күрмәсен. Гадәттә, аларны кеше күп йөри торган җирдә - кафе, кибет һәм башкаларда куябыз. Фатирларда да мөмкин. Тревога төймәсенең ачыктан-ачык һөҗүм булган очракта кирәге чыга: кибеткә кораллы талаучы кердеме, торагыңа берәү рөхсәтсез бәреп һөҗүм ясадымы - сиздермичә шул кечкенә төймәгә басып җибәрүгә кыңгыр хәбәр сигнал пультында булачак. Мондый тревога хәбәрләренә патруль экипажы бик тиз (гадәттә 3-5 минутта) килеп җитәргә тиеш. Торак һәм башка байлыкларның шәхси хуҗалары да безнең белән хезмәттәшлек итүгә уңай карыйлар. Барысы 15 фатир, 54 шәхси мөлкәтне саклау объектының иминлеге безнең карамакка тапшырылган. Быел гына 21 объектны саклау өчен килешү төзелде. Шуның 8е коллектив өчен үтә җаваплы "Имин йорт, имин фатир, имин подъезд" операциясе барышы вакытында сакка алынды. Кыскасы, безнең хезмәт эшчәнлеге угрыларның юлына калкан куя.
Ведомстводан тыш сак бүлеге хезмәткәрләре җәмәгать урыннарында тәртип саклау, җинаятьләрне һәм административ хокук бозуларны кисәтү белән дә шөгыльләнәләр. Быел 9 айда урамнарда аек булмаган хәлдә йөргән өчен 406 кешегә беркетмә төзелде, 27 вак урлашу факты фаш ителде. Сентябрь аенда барган "Уңыш" операциясендә дә хезмәткәрләребез актив катнаштылар. Алты угры тотылды.
Ведомстводан тыш сакта үз эшләренә бирелгән хезмәткәрләр эшли. Коллективтагы 30 кешенең 20се погонлы хезмәткәрләр, уртача 15 ел стажга ия, һөнәри яктан яхшы әзерлеклеләр. Дамир Сафиуллин 1999 елдан үзәкләштерелгән сак пульты башлыгы буларак, үз вазифасын уңышлы башкарып килә. Аның сизгерлеге белән күп кенә җинаятьләр булмый калды.
Бүлекчәдә кадрлар мәсьәләсенә дә зур игътибар бирелә. Быел өч хезмәткәребезне зурлап лаеклы ялга озаттык. Ә 1978 елдан диспетчер булып эшләүче Мөслимә Шәрифуллина пенсия яшенә җитсә дә, хезмәтен дәвам итә. Яшьләрне эшкә ветераннарның уңай сыйфатларын күздә тотып алабыз. Былтыр диспетчерлык хезмәтендә - Гөлнара Хаҗиева, Эзмә егете Фәнил Мөбарәков полицейский вазифасында әйбәт кенә эшләп китте.
Сигнализация системаларының нормаль техник торышы озак еллар эшләүче электрчы монтерларыбыз Азат Гарипов, Альберт Владимиров, Павел Сергеев җаваплылыгында.
Менә шундый коллективның тырышлыгы белән бүлеккә тапшырылган объектларның ышанычлы саклануы тәэмин ителә. Һөнәри бәйрәмебезне матди байлыкларын безгә ышанып тапшыручыларның хезмәтебезне югары бәяләвен белеп билгеләп үтәбез. Шушы уңайдан барлык хезмәткәрләргә, шулай ук сак хезмәте ветераннарына нык сәламәтлек, гаилә бәхете телим.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев