9 ноябрь 2014 яңалыклары
-
Татарстанда «Лада Гранта» фура астына кергән: ике кеше үлгән, берәү зыян күргән
Татарстанның Биектау районында булган юл-транспорт һәлакәтендә ике кешенең гомере өзелгән. Дәүләт автоинспекциясе хезмәткәрләренә һәлакәт килеп чыгу сәбәпләрен ачыкларга туры киләчәк. ТР буенча ЭЭМ ның ЮХИДИ идарәсе пропаганда бүлеге белдергәнчә, һәлакәт 4 ноябрь көнне 17.10 сәгатьтә Мәсәкү-Уфа автоюлының 811 нче километрында булган. Якынча мәгълүматларга караганда, «Лада Гранта» автомобилен йөртүче 61 яшьлек...
-
Татарстанда бер хатын урманда өшеп үлгән
Татарстанда бер хатын урманда өшеп үлгән. Ул күптән түгел эшсез калган булган, шуңа күрә депрессия кичергән. Көндәлек мәшәкатьләр аның хәлен тагын да катлауландырган. Урманга гөмбә җыярга дип киткән җиреннән югалган хатынның мәете ике көн үткәч кенә табылган, дип хәбәр итә "Безнең гәҗит".
-
Өлкән яшьтәге ир белән хатын бер көнне вафат булган
Кичә Аксубай районының Черемушки авылында 1931 һәм 1939 елгы ир белән хатынның үле гәүдәләре табылган. РТ буенча СУ СКР хәбәр итүенчә, аларның үлеме сөрем газы белән агулану нәтиҗәсендә булган дип фаразлана. Пенсионерларны туганнары тапкан. Ишек бикле булганлыктан алар көне буе өлкәннәрнең өенә керә алмаган, нәтиҗәдә тәрәзәне алырга мәҗбүр булганнар. Интертат.ру.
-
"Голос"та татарча җырлаган Диләрә Ваһапова бәйгедән төшеп калды [видео]
Бу сезонда "Голос"та катнашучы татарларга һәм татарстанлыларга, рус әйтмешли, не везет. Менә "Мураками" төркеме җырчысы Диләрә Ваһапова да бәйгедән төшеп калды. Ә бит сайлап алу турында ул татарча җырлап, күпләрне шаккатырган иде. Кичәге чыгышның видеосы: Матбугат.ру.