Саба таңнары

Сабинский район

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

Татарстанда «Лада Гранта» фура астына кергән: ике кеше үлгән, берәү зыян күргән

Татарстанның Биектау районында булган юл-транспорт һәлакәтендә ике кешенең гомере өзелгән. Дәүләт автоинспекциясе хезмәткәрләренә һәлакәт килеп чыгу сәбәпләрен ачыкларга туры киләчәк. ТР буенча ЭЭМ ның ЮХИДИ идарәсе пропаганда бүлеге белдергәнчә, һәлакәт 4 ноябрь көнне 17.10 сәгатьтә Мәсәкү-Уфа автоюлының 811 нче километрында булган. Якынча мәгълүматларга караганда, «Лада Гранта» автомобилен йөртүче 61 яшьлек...

Татарстанның Биектау районында булган юл-транспорт һәлакәтендә ике кешенең гомере өзелгән. Дәүләт автоинспекциясе хезмәткәрләренә һәлакәт килеп чыгу сәбәпләрен ачыкларга туры киләчәк.

ТР буенча ЭЭМ ның ЮХИДИ идарәсе пропаганда бүлеге белдергәнчә, һәлакәт 4 ноябрь көнне 17.10 сәгатьтә Мәсәкү-Уфа автоюлының 811 нче километрында булган. Якынча мәгълүматларга караганда, «Лада Гранта» автомобилен йөртүче 61 яшьлек ир-ат куркынычсызлык тизлеген сайламаган һәм борылу өчен туктаган "Volvo" йөк автомобиленә килеп бәрелгән.

Җиңел машина йөртүчесе һәм 50 яшьлек пассажир алган тән җәрәхәтләреннән шунда ук үлгән, 14 яшьлек пассажир хастаханәгә озатылган.

Татар-Информ.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев