Саба таңнары

16 ноябрь 2014 яңалыклары

  • 16 ноябрь 2014 - 12:56
    Кәрим Тинчурин театры артисты Рөстәм Гайзуллин драма түгәрәгенә йөрүче районыбыз укучылары өчен мастер-класс үткәрде
    14 нче ноябрь көнне Балалар иҗат үзәгендә районның мәгариф учреждениеләрендә эшләп килүче драма түгәрәкләрендә шөгыльләнүче балалар өчен мастер-класс үткәрелде. Әлеге мастер-класс Кәрим Тинчурин исемендәге татар дәүләт драма һәм комедия театры артисты Рөстәм Гайзуллин җитәкчелегендә узды. Мастер-класста укучылар сәхнә серләренә төшенделэр, кирәкле мәгълүмат, күнекмәләр алдылар, үзләрен чын сәхнә осталары итеп тойдылар.
    826
    0
    0
  • 16 ноябрь 2014 - 12:24
    Районыбыз укучылары арасында мини футбол ярышы узды
    15 нче ноябрь көнне Килдебәк урта мәктәбе базасында мәктәп укучылары арасында мини футбол ярышы узды. Биредә үз зоналарында 1-2нче урын алган 8 команда үзара көч сынашты. Нәтиҗәләр түбәндәгечә билгеләнде: 1 урын - Саба гимназиясе 2 урын - Шәмәрдән лицее 3 урын - Икшермә кадет-интернат мәктәбе.
    539
    0
    0
  • 16 ноябрь 2014 - 12:19
    Киләсе елда сабалыларны 122 көн ял көтә
    12 гыйнварга кадәр дәвам иткән яңа ел каникулларыннан кала, киләсе елда 23 февраль, 8 март, 1 май, 9 май, 12 июнь, 30 август, 4 ноябрь, 6 ноябрь, шулай ук 17 июль һәм 24 сентябрь көннәренә туры килгән Ураза-бәйрәм һәм Корбан-бәйрәмдәге яллар көтә. Гомумән алганда, Татарстан Хезмәт, эш белән тәэмин итү...
    822
    0
    0
  • 16 ноябрь 2014 - 12:07
    Түбән Камада 20 яшьлек егет 4 каттан кеше өстенә сикергән
    Түбән Кама шәһәрендә Химиклар проспекты буенча йортларның берсенең подъезды янында югарыдан егылып төшкән 20 яшьлек егет үз-үзенә кул салырга карар кылып, 4 нче каттан сикерә һәм узып баручы ир-ат өстенә төшә. Зыян күргән 40 яшьлек ир-атның умыртка баганасы сынган. Егетне үз-үзенә кул салуга этәргән сәбәпләр әлегә билгесез. Тикшерүчеләр бу факт...
    742
    0
    0
  • 16 ноябрь 2014 - 12:01
    Татарстанда югалган ике балыкнчыны эзләү дәвам итә
    Татарстанда Актаныш һәм Бөгелмә районнарында югалган балыкчыларны эзләү дәвам итә. Россия Гадәттән тыш хәлләр министрлыгының ТР буенча Баш идарәсе матбугат хезмәте хәбәр иткәнчә, 11 ноябрьдә Актаныш районының Дербешка торак пунктында 1964 елда туган ир-ат Чулман елгасына балык тотарга киткән җиреннән әйләнеп кайтмаган. Аны эзләү белән 6нчы Эзләү-коткару хезмәте шөгыльләнә. Шулай...
    760
    0
    0
Реклама