22 ноябрь 2014 яңалыклары
-
Мәҗбүри БДИлар исемлегенә тарих та өстәлергә мөмкин
Мәҗбүри БДИлар исемлегенә тарих та өстәлергә мөмкин. «Роспотребнадзор»да бу эш белән шөгыльләнү өчен махсус төркем булдырылган. «Тарихтан имтиханның плюслары да, минуслары да бар, оештыру эшләре дә четерекле, әмма асылда имтиханны гамәлгә кертергә була», - дип белдерде Роспотребнадзор башлыгы Сергей Кравцов.
-
Печенье урлаган егет җинаять җаваплылыгына тартылачак
Бер егет Лаешның Ленино урамындагы кибеткә керә һәм бер кап печенье урлап чыгып чаба. Сатучы егетнең кем булуын танып кала. Урланган печеньеның бәясе 1300 сум тәшкил итә. Караклыкта шикле адәмне үзенең йортында тоткарлаганнар. Угры егеткә җинаять җаваплылыгы яный. Интертат.ру
-
Игътибар: “Татар җәмгыятендә һәм гаиләдә хатын-кызның урыны” дигән конкурс үткәрелә
Бөтендөнья татар конгрессы Башкарма комитеты, Россия рәссамнәр берлегенең Татарстан бүлеге, Г.Ибраһимов исемендәге Тел, әдәбият һәм сәнгать институты "Татар җәмгыятендә һәм гаиләдә хатын-кызның урыны" дигән иҗади конкурс уздыру хакында игълан итте. Татар хатын-кызының гаилә учагын саклау, балалар тәрбияләү, өлкәннәрне кайгырту, җәмгыять тормышында үзенең хезмәте, иҗтимагый, рухи-әхлакый эшчәнлеге аша башкарган ролен әдәби...
-
Биология фәне буенча узган район олимпиадасында 115 укучы катнашты
21 ноябрь көнне Килдебяк урта гомумбелем бирү мәктәбе базасында биология фәне буенча Бөтенроссия олимпиадасының муниципаль этабы 7-11 сыйныф укучылары арасында узды. Олимпиадада 20 урта, 2 төп мәктәптән 115 укучы катнашты. Укучыларның олимпиада эшләрен комиссия бүген тикшерә.