Саба таңнары

Сабинский район

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

Игътибар: “Татар җәмгыятендә һәм гаиләдә хатын-кызның урыны” дигән конкурс үткәрелә

Бөтендөнья татар конгрессы Башкарма комитеты, Россия рәссамнәр берлегенең Татарстан бүлеге, Г.Ибраһимов исемендәге Тел, әдәбият һәм сәнгать институты "Татар җәмгыятендә һәм гаиләдә хатын-кызның урыны" дигән иҗади конкурс уздыру хакында игълан итте. Татар хатын-кызының гаилә учагын саклау, балалар тәрбияләү, өлкәннәрне кайгырту, җәмгыять тормышында үзенең хезмәте, иҗтимагый, рухи-әхлакый эшчәнлеге аша башкарган ролен әдәби...

Бөтендөнья татар конгрессы Башкарма комитеты, Россия рәссамнәр берлегенең Татарстан бүлеге, Г.Ибраһимов исемендәге Тел, әдәбият һәм сәнгать институты "Татар җәмгыятендә һәм гаиләдә хатын-кызның урыны" дигән иҗади конкурс уздыру хакында игълан итте.

Татар хатын-кызының гаилә учагын саклау, балалар тәрбияләү, өлкәннәрне кайгырту, җәмгыять тормышында үзенең хезмәте, иҗтимагый, рухи-әхлакый эшчәнлеге аша башкарган ролен әдәби әсәрләрдә чагылдыру максаты куелган конкурсның төп юнәлешләре:
• татар хатынының гаиләдә, җәмгыятьтә тоткан ролен тасвирлау;
• үсеп килүче буыннарда игелек, әхлак, тирә-юньдәгеләргә ихтирамлы мөнәсәбәт, гаилә нигезләренә хөрмәт тәрбияләү;
• бүгенге җәмгыятьтә гаилә-көнкүреш мөнәсәбәтләрендә барган үзгәрешләрне күрсәтү;
• аш-су, милли киемнәрнең сакланышы, әби-бабайлардан килгән гореф-гадәтләрне яшь буынга тапшыру, йолаларны, бәйрәмнәрне саклау һәм бүгенге тормышка кайтаруны тасвирлау.

Конкурска төрле жанрларда (тематик картина, портрет, пейзаж) иҗат ителгән картиналар кабул ителә. Ясау ысулы (техникасы) чикләнелмәгән (майлы буяу белән ясалган әсәрләр, графика, декоратив-гамәли сәнгать, костюм һ.б.).
Анда Татарстанда, Россия Федерациясенең төрле төбәкләрендә, якын һәм ерак чит илләрдә яшәп иҗат итүче авторлар катнаша ала. Конкурс 2015 елның 31 мартына кадәр уздырыла.

Бер автордан моңарчы беркайда да күрсәтелмәгән өр-яңа ике генә әсәр кабул ителә. Тапшырылган эшләргә бәйгедә катнашу өчен гариза һәм автор турында кыскача мәгълүмат өстәлә. Иң яхшы дип табылган әсәрләр апрельдә күргәзмәгә куелачак. Җиңүчеләр Бөтендөнья татар хатын-кызларының чираттагы III форумында бүләкләнәчәк: I урын өчен - 50 мең сум; II урын өчен - 40 мең сум; III урын өчен - 30 мең сум. Премия алган авторларның әсәрләре Бөтендөнья татар конгрессына тапшырыла.

Оештыру эшләрендә Бөтендөнья татар хатын-кызларының "Ак калфак" оешмасы җаваплы.

Бәйгегә тәкъдим ителгән әсәрләрне 2015 елда 24 еннән 31 нче мартка кадәр түбәндәге адрес буенча китерергә була: Казан ш., Дзержинский ур., 27 йорт. Әмир Мәжитов музее; тел.: (843) 264-35-22 (Наилә Мәсхут кызы Әскәрова).

Бу хакта тулырак - Бөтендөнья татар конгрессы сайтында.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев